Орлыкларга – гыйлемле якын килеп
Чәчү эшләре башлануга да күп вакыт калмады. Мул уңыш алу хакында игенчеләр генә түгел, уңыш язмышын хәл иткән Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәткәрләре дә кайгырта. Әлбәттә инде, игенчелек тармагындагы уңышлар күп кенә факторларга бәйле. Әмма чәчүлек орлык сыйфаты элек-электән мул уңыш алуның төп шарты булып торды. Бүгенге көндә орлыкларга бәйле...
Чәчү эшләре башлануга да күп вакыт калмады.
Мул уңыш алу хакында игенчеләр генә түгел, уңыш язмышын хәл иткән Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәткәрләре дә кайгырта.
Әлбәттә инде, игенчелек тармагындагы уңышлар күп кенә факторларга бәйле. Әмма чәчүлек орлык сыйфаты элек-электән мул уңыш алуның төп шарты булып торды. Бүгенге көндә орлыкларга бәйле эшнең ничек куелуы хакында Россельхозцентрның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән әңгәмә корабыз.
- Язгы чәчү эшләрен башкару өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлек орлык материалы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Кайбер хуҗалыкларда аерым төр орлыклар артыгы белән саклауга салынган булса, кайберләрендә орлыклар җитмәскә дә мөмкин, шулай да үзара булышлык хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк.
Район хуҗалыкларында орлык салуга җитди якын килделәр. Җыеп алганнан соң ук орлыкка дигәне тиешле дәрәҗәгә китереп киптерелде. Бүгенге көндә ул яхшы шытымга ия. Озакка сузылган кояшлы, кызу һава торышы башаклар тулышына аяк чалды чалуын, орлыкларны контроль үлчәү (1000 данә) алдагы еллар белән чагыштырганда аларның авырлыгының күпкә ким булуын күрсәтте. Районда гомуми чәчүлек материалының 4 процентын кондициясез орлыклар алып тора. Температура күтәрелгәч аларны кондициягә җиткерү таләп ителә. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары минераль ашламалар туплау белән мәшгуль. Район буенча уртача исәп: 22 килограмм. Авыл хуҗалыгы белгечләре чәчүлек материалының сакланышын күзәтәләр һәм аны күпме күләмдә сатып алу исәбен чыгаралар.
- Соңгы елларда югары табышлы культуралар мәйданнарын арттыру тенденциясе күзәтелә.
- Әйе, район хуҗалыкларының рапс, орлыкка кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек югары табышлы культураларны чәчүгә кызыксынуы артты. Үткән еллар белән чагыштырганда, алар күбрәк мәйдан биләячәк. Игенчелек планында да төзәтмәләр кертелә. Югары табышлы культуралар орлыкларының өстәмә партиясе сатып алыначак һәм әлеге төр культуралар чәчелгән мәйданнарны арттыру хисабына арпа, солы кебек бөртекле сабан культуралары чәчүлекләре киметеләчәк. Игенчеләр алдында бер берәмлек мәйданнан максимум продукция алу бурычы тора, өстәвенә табигать көйсезлегенә бәйсез рәвештә. Моның өчен кондицияле, югары продуктлы, сортлы материал чәчәргә һәм сортларны яңартуга зур игътибар бирергә. Орлыкларга акча сарыф итүдән курыкмаска, бары тик яхшы нәтиҗәлеләрен генә чәчәргә. Чәчү өчен бары тик сыйфатлы орлыклар гына кулланган Погодкин, Сөләйманов КФХлары фермерлар арасында үрнәк булып тора. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында.
- Габдерәшит Шәйхетдин улы, үсемлекләрне саклауга кагылышлы нинди алымнар турында әйтә аласыз?
- Югары уңыш алуга ирешү җиргә фәнни яктан гыйлемле якын килүне таләп итә. Без үз эшчәнлегебездә үсемлекчелек фәне вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Тормыш табигатьтә баланс тоту кирәклеген дәлилли. Икенче төрле әйткәндә, без үз гамәлләребез белән файдалы объектларга зыян салырга тиеш түгел. Туфракта файдалы организмнар бик күп, шуңа күрә биологик чаралар кулланып, аларны бары тик яшәтергә, җанландырырга гына кирәк. әгәр дә туфрак зарарланган, "хәлсезләнгән" икән, моның өчен кирәк булган биоактив ашламалар кулланып, аны шул рәвешле "дәвалау" таләп ителә. Алар да химик ашламалар кебек файдалы һәм кайбер өстенлекләргә ия: куллану өчен куркынычлы түгел, файдалы тере организмнарның табигатьтә үрчүенә сәләтле, ияләнүдән куркасы юк һәм хуҗалыклар өчен тагын бер мөһим ягы - куллануда үзкыйммәтенең түбән булуы. Химик препаратларны гектарына - 1 килограммга кадәр, биопрепаратларны 50 грамм кертәләр. Районда ел саен өч тоннадан артык биопрепарат кулланыла. Туфракның чәчү өчен сәламәт һәм уңышлы булуына бәйле биопрепаратларны күбрәк кертү сорала. Чөнки химикатлар киресенчә, әйләнә-тирә мохиткә начар йогынты ясыйлар, үсемлекләргә киеренкелек тудыралар. Биопрепаратларга бәйле аңлатмалар алу өчен безгә мөрәҗәгать итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев