Мюдлылар чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Мюдлылар чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы игенчеләренең хезмәт нәтиҗәләре район буенча иң яхшылар арасында.

Бу хуҗалык хезмәтчәннәре җаваплы бурычны – чәчү кампаниясен районда беренчеләрдән булып башкарып чыктылар.

Чәчү эшләренә кадәр берничә көн алдан игенчеләр язгы кыр эшләрен башкаруга җәлеп ителәчәк барлык техник паркны республика комиссиясе алдына тәкъдим иттеләр. Дистәләгән ремонтланган, чистартылган тракторлар, төрле маркадагы агрегатлар, автомобильләр әзерлек линейкасына куелды. Механизаторлар да үз потенциалларын күрсәттеләр, барлык күргәннәр тикшерүчеләрдә зур тәэсирләр калдырды. Алар техник арсенал эшенә яхшы бәя бирделәр. Техника да сынатмады, кешеләр дә чәчү өстендә максималь йөкләнеш белән эшләделәр. Мюдлылар терлек азыгы әзерләү сезонына да җентекле әзерләнгәннәр, техниканы кабул итү буенча республика комиссиясе югары бәя бирде.

«Мюд» филиалында чәчү мәйданы 14200 гектар тәшкил итә. Бөртекле культуралар – 3300 гектардан артык, техник культуралар 4500 гектардан күбрәк мәйдан били, шул исәптән көнбагыш һәм рапс. Шулай ук 580 гектарда азык культуралары игелгән. Быел хуҗалык орлык алу өчен 243 гектарда күпьеллык үләннәрне киң рәтле итеп чәчкән. Игенчеләр дә бу участоктан яхшы уңыш көтә.

Бөртекле культуралар чәчүдә Юрий Молоткины һәм Евгений Андреев, Фәнис Мирҗанов һәм Александр Кустенев идарә иткән чәчү комплекслары алмашып эшләгәннәр. Техник культураларны чәчүдә Искәндәр Питукин, Руслан Кондрашов һәм Илназ Исламов яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Алар исәбендә 3200 гектардан артык көнбагыш мәйданнары. Орлык материалын Владимир Петров һәм Николай Капитонов төяп торган.

– Чәчү эшләре оешкан төстә, кыска агротехник срокларда башкарылды, – ди филиал директоры Газыйм Шәрәпов. – Әлбәттә, озакка сузылган яңгырлар бу процесска төзәтмәләр кертте. Безнең механизаторлар бик тәҗрибәле һәм үз эшләрен яхшы беләләр, алар көннең һәр аяз сәгатен кырда эшне дәвам итү өчен кулланырга тырыштылар. Филиал районда беренчеләрдән булып чәчүне тәмамлады. Белгечләр дә, ярдәмче хезмәтләр дә намуслы хезмәт куйдылар.

Игенчеләр алдында торган киләсе бурыч – үсемлекләрне комплекслы тәрбияләү. Сабан культуралары бердәм булып шытып чыккан, фитоавырулар, корткычлар һәм чүп үләне аларның алга таба үсешенә комачауламасын өчен, чәчүлекләрне вакытында эшкәртеп өлгерергә кирәк. Бу көннәрдә хуҗалыкта басуларны гербицид, инсектицид, фунгицид белән эшкәртү бара. Бу агрочараларны киң колачлы үзйөрешле сиптергечтә Евгений Курдюков, шулай ук МТЗ тракторларында тагылма сиптергечләрдә Денис Валеров, Евгений Леонтьев һәм Александр Ижутов үткәрәләр.

Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, көзге культураларның торышы яхшы. Игенчеләрнең хезмәте мул уңыш китерер дигән өмет бар.


Нет комментариев