Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кырга чыгарга әзер

Узган атнада "Аксубай Продкорпорациясе" агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләрен язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән семинар-киңәшмә үтте. Чарада УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, гендиректорлар, инженерлар, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары, шулай ук фермерлар катнашты. Семинарны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Киңәшмә эше "Чирмешән" бүлегенең машина-трактор паркында башланды. Биредә авыл...

Узган атнада "Аксубай Продкорпорациясе" агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләрен язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән семинар-киңәшмә үтте.


Чарада УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, гендиректорлар, инженерлар, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары, шулай ук фермерлар катнашты. Семинарны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Киңәшмә эше "Чирмешән" бүлегенең машина-трактор паркында башланды. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техникаларны ремонтлау өчен оптималь шартлар булдырылган. Ремонтчылар звеносы булган барлык техниканы язгы кыр эшләренә җылы биналарда әзерләгәннәр.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, биредә тимерчеләр эшли, ремонт эстакадалары сакланган. Тагын шуны әйтәсе килә, цехларда 20 елдан артык хезмәт куйган тракторларга һәм авыл хуҗалыгы машиналарына яңа сулыш өрәләр. Оста куллы механизаторлар аларны кырга алып чыгарга әзерләгәннәр инде.


УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов әлеге бүлектә безнең механизаторлар алга куйган бурычны уңышлы үтәделәр, дип билгеләп үтеп, тулаем район буенча техникалар әзерлегенә анализ ясады.
Аның сүзләренә караганда, быелгы яз бик күп сюрпризлар алып килергә мөмкин. Метеорологлар фаразына караганда, культураларның үсеш чорында коры һава торышы көтелә, бу уңыш формалашуга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Югалтуларга юл куймас өчен сабан культураларын чәчүне кыска срокларда төгәлләргә кирәк.
-Тулаем алганда, хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек югары,-диде семинарда район башлыгы,-әмма һава торышы шартлары сабан культураларын чәчү срокларын минимальләштерүне таләп итә. Моның өчен барлык вак-төякне исәпкә алырга кирәк.
Әйтеп үткәнчә, барлык оештыру эшләрен дә хәзердән үк хәл итеп, язгы чәчү вакытында агрегатларның 2-3 смена эшләвен тәэмин итәргә, күчмә ремонт бригадалары эшен җайга салырга, чәчү комплексларын кайнар аш һәм барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә.
Техникаларны кыр эшләренә хәзерлек темасы "Луч" бүлегендә дәвам итте. Машина паркында якын арада кыр эшләренә җәлеп ителәчәк барлык авыл хуҗалыгы машиналары җыелмасын әзерлек линейкасына куйганнар.
Гендиректор Минзаһит Ганиев җыелучыларны тырмалау һәм йомшарту агрегатларының әзерлек сыйфаты белән таныштырды. Барлык авыл хуҗалыгы кораллары да ремонтланган, ә кайберләре юллар өзелгәнче басуларга чыгарылган. Сезон алдыннан җентекле ремонт үткән тракторлар төз саф булып басып торалар. Автомобильләр һәм сиптерү агрегатлары да әзерлек линейкасына куелган. Аларның кайберләре берничә атнадан орлыклар һәм ашлама ташуга җәлеп ителәчәк.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, чәчү вакытының күп өлеше чәчүгә түгел, ә орлыклар төяүгә сарыф ителә. Биредә моңа юл куймас өчен үзенчәлекле алым уйлап тапканнар. Орлыклар складларда тонналы капчыкларга тутырыла һәм манипулятор белән җиһазландырылган КамАЗ машинасы ярдәмендә кырга чыгарыла, биредә дә шулай ук өстәмә эш көче кулланмыйча бушатыла. Шуның бәрабәренә орлык белән тәэмин итү вакыты күпкә кыскара.

Киңәшмә бүлекнең ындыр табагында тәмамланды. Стендта көзге культуралар сакланышы һәм бөртеклеләрне чәчкәннән соң орлыкларның көтелгән шытымы күрсәтелде. "Россельхозцентр" бүлеге начальнигы Габделрәшит Гелметдинов орлыкларны тикшерү һәм биопрепаратлар куллану нәтиҗәлелеген мисалларда күрсәтте. Боларның барысы да орлыклар шытымын арттыра, чәчүлекләрне уңайлы булмаган һава шартларыннан саклый, димәк уңдырышлылыкны арттыра. Агрономнарга кузаклы һәм күпьеллык культуралар чәчүлекләрен арттырып, чәчү әйләнешен үтәү кирәклеге турында сөйләделәр.
Семинар тәмамланганнан соң Камил Камалович барысына да чәчү кампаниясен уңышлы үткәрүне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев