Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Куелган бурычны уңышлы үтиләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азыклар хәзерләү тотрыклы бара. Бүгенге көндә район буенча күпьеллык үләннәрне чабып алу төгәлләнгән дияргә була, игенчеләр берьеллык үләннәрне чабуга керешкәннәр инде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә район буенча 6300 тонна печән, 45400 тоннадан күбрәк сенаж запасы тупланган....

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азыклар хәзерләү тотрыклы бара.

Бүгенге көндә район буенча күпьеллык үләннәрне чабып алу төгәлләнгән дияргә була, игенчеләр берьеллык үләннәрне чабуга керешкәннәр инде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә район буенча 6300 тонна печән, 45400 тоннадан күбрәк сенаж запасы тупланган. "Актай" агрофирмасы хезмәтчәннәре азык хәзерләүдә югары темп күрсәтеп эшлиләр.

Механикалаштырылган звено бу көннәрдә икенче бүлектә - Югары Баланда янәшәсендәге басуда печән запасы булдыру белән мәшгуль. Күпьеллык үләннәр биредә 300 гектар мәйдан били.

Без килгәндә механизаторлар люцерна басуында иделәр. Үләннең массасы куе, бу соңгы нәтиҗәләрдән - прессланган печән төргәкләреннән дә ачык күренә. Абзар территориясендәге склад печән төргәкләре белән шыплап тулган, шул ук территориядә зур-зур эскертләр дә калкып чыккан. Печәнне беренче кат чабып алуның төп өлеше үтәлгән.

- 35 гектардан 300 тоннадан да ким булмаган күләмдә печән җыеп алдык, - дип аңлатма бирде "Югары Баланда" бүлеге управляющие Галияр Хәмитов. - Беренче ел гына булса да, дым җитәрлек булганга, люцернаның массасы куе булды. Механизаторлар зур эш күләме башкардылар, бүген дә һәр минутның кадерен белеп фидакарь хезмәт куялар.

Бу бүлектә күпьеллык үләннәрне чабып алуның беренче каты төгәлләнгән. Андрей Горбатов күпьеллык үләннәр чәчелгән 300 гектар мәйданны берүзе чапты. Ул - үзләренең хезмәт сөючәнлекләре һәм эшкә җаваплы караулары белән аерылып торган Горбатовлар гаилә династиясе вәкиле. Ул үзенең тырмалау агрегатында печәнне теземнәргә салды, ә Анатолий Тюрин киптерде. Бу операция - азык хәзерләү эшендә иң мөһиме. Кыш көне малларның нинди сыйфаттагы тупас азык алулары нәкъ менә бу агрегат эшенә бәйле. Әлеге очракта азыклар сыйфаты күз алдында. Печәнне төргәкләү процессы да игътибар үзәгендә. Үләннәр тиешле кондициягә җитеп киптерелгәч, Александр Горбатов һәм Михаил Егоров идарә иткән пресс-җыйгыч таккан тракторлар эшкә керешә. Без килгәндә алар кырларны коры печән калдыкларыннан чистарталар иде.

Шул ук басуда печән эскертләү эше дә тулы көченә бара иде. Печән өю җайланмасына Николай Тихейкин идарә итә. Коры печәнне эскертләргә салуда аңа Михаил Анашкин һәм Вячеслав Фадеев ярдәм итәләр. Алар азык хәзерләү эшендә зур тәҗрибәгә ия кешеләр. Бу участокта люцернадан ике эскерт куярга ниятлиләр.

- "Актай" агрофирмасы буенча күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптырудан яхшы сыйфатлы 400 тоннадан артык печән алдык, - дип эш торышы белән таныштырды управляющий Михаил Градусов. - Быел азык культуралары беркайчан да булмаганча югары уңыш бирде. Азык хәзерләүчеләр звеносы бөтен көчен куеп тырышып эшләде.

Югары Баланда янындагы кырда печән эскертләүгә бәйле соңгы операцияләр барды. Бу агрофирманың үзәк базасыннан иң ерак урнашкан басу. Шулай булуга да карамастан эш оешкан төстә, туктаусыз бара. Механизаторларга кайнар ашны да бирегә алып киләләр. Фаина Чернышова җитәкчелегендәге ашханә коллективы яшел уракта катнашучыларны тәмле һәм файдалы ашлар белән генә сыйларга тырыша. "Клиентлар" - канәгать. Аларның уңышларга ирешүендә пешекчеләрнең дә өлеше бар.

- Безнең механизаторлар күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруга җаваплы якын килделәр, - дип сөйли "Актай" агрофирмасы җитәкчесе Иван Шугаев. - Алар кыска вакыт эчендә үз алларына куелган бурычны уңышлы үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев