Иртәдән кичкә кадәр – азык җитештерүдә
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык хәзерләү дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга караганда, тулаем республика буенча бүгенге көнгә 2490,0 мең тонна сенаж һәм 394,6 мең тонна печән хәзерләнгән. Бу 919,1 мең тонна азык берәмлеге, яки шартлы бер баш терлеккә 15,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Районда...
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык хәзерләү дәвам итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга караганда, тулаем республика буенча бүгенге көнгә 2490,0 мең тонна сенаж һәм 394,6 мең тонна печән хәзерләнгән. Бу 919,1 мең тонна азык берәмлеге, яки шартлы бер баш терлеккә 15,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
Районда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабып алу уңышлы гына төгәлләнә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 11 мең тонна печән, 56 мең тоннадан артык сенаж - шартлы бер баш терлеккә 17 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләнгән.
Бүгенге көннәрдә "Аксубай" агрофирмасының "Смена" бүлегендә "яшел" урак өстенең кызган мәле.
- Азык хәзерләү звеносы бердәм, көйле эшли, - дип сөйли агроном, кырчылык буенча исәпкә алучы Виталий Варваркин. - Эшчеләр иртәдән үк эшкә керешә һәм аларның эш көне караңгы төшкәч кенә төгәлләнә.
Сусыл һәм тупас азыклар хәзерләү процессы җайлы бара. Күпьеллык үләннәрне чабуда Зиннур Минхәйдәров һәм Рәдис Гайнатуллин туктаусыз хезмәт куялар.
Бүлектә күпьеллык үләннәр мәйданы 700 гектардан артык, чабып алуны төгәлләргә күп калмаган инде. Владимир Шишкин, Валерий Матюшкин агрегатлары чабылган үләнне җыеп ваклый һәм параллель рәвештә әлеге массага сенажга салу өчен кирәкле консервантлар өсти һәм транспортка төяп җибәрә. КамАЗ шоферлары Виталий Васильев, Николай Шишкин, механизаторлар Ильвир Нуртдинов, Дианис Хисмәтов, Илназ Исламов, Юрий Проглядо яшел "ярымфабрикатны" Яңа Аксубайда урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә ташыйлар. Сенаж тавын Николай Симаков һәм Геннадий Матюшкин өя. Алар үз эшләрен яхшы белгән, тәҗрибәле механизаторлар. Алар вакланган үләнне технология таләпләрен үтәп салалар, тигезлиләр, тиешле кондициягә җиткереп таптаталар. "Смена" бүлегендә 25 июльгә 3300 тонна сенаж салынган, 885 тонна печән запасы булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев