Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече дип танылды
АПК: эш-мәшәкатьләр

Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече дип танылды

Районда үзенең һөнәри осталыгын республика дәрәҗәсендә якларга сәләтле белгечләр аз түгел. "Аксубай" АФ ҖЧҖнең баш икътисадчысы Равил Таһиров "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантына дәгъвачылар бәйгесендә "2016 елның иң яхшы икътисадчысы" категориясендә җиңүгә иреште. Аның эш тәҗрибәсе бай. Иске Татар Адәмсуы авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лаеш совхоз техникумына бухгалтер-икътисадчы...

Районда үзенең һөнәри осталыгын республика дәрәҗәсендә якларга сәләтле белгечләр аз түгел.

"Аксубай" АФ ҖЧҖнең баш икътисадчысы Равил Таһиров "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантына дәгъвачылар бәйгесендә "2016 елның иң яхшы икътисадчысы" категориясендә җиңүгә иреште.

Аның эш тәҗрибәсе бай. Иске Татар Адәмсуы авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лаеш совхоз техникумына бухгалтер-икътисадчы бүлегенә укырга керә. Ике елдан диплом ала, аннан соң Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә. Кайткач яшь белгечне Киров исемендәге колхозга баш икътисадчы итеп билгелиләр. Аңа зур өметләр баглана һәм ул аны намуслы хезмәте белән аклый. Хуҗалык терлекчелек буенча да, игенчелектә дә районда алдынгылар рәтендә була. Бу уңышта икътисад хезмәткәренең дә өлеше бар. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә берничә үзгәртеп коруны кичерергә туры килә. Әмма үз эшләренә тугры белгечләргә һәркайда да таләп зур. Равил Таһиров "Аксубай" агрофирмасына нигез салынган көннән алып хезмәт куя.

- Безнең хуҗалыкта лаеклы хезмәткәрләр, үз эшен яхшы белгән белгечләр аз түгел, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Шуларның берсе Равил Хәсән улы. Аның күпьеллык тәҗрибәсе, киң мәгълүматлы булуы, агрофирманы бер генә тапкыр кыен хәлләрдән чыгармады. Республика грантына һөнәри бәйге - бик тә урынлы булды.

Равил Таһиров - эштә генә түгел гаиләсендә дә үрнәк ир, кайгыртучан әти. Хәләл җефете белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның уңышларына куанып яшиләр.


Нет комментариев