Бүгенгесе көнгә мөһим бурыч
АПК: эш-мәшәкатьләр

Бүгенгесе көнгә мөһим бурыч

"Аксу Агро" агрофирмасының шикәр чөгендере плантацияләрендә тәүлек әйләнәсе техника тавышы тынмый. Агрофирма плантацияләре төрле бүлекләрдә урнашкан. Сентябрь уртасыннан шикәр чөгендерен җыеп алу звеносы "Нива" бүлегендә эшләде, бу көннәрдә - Иске Кармәт авылыннан ерак түгел урнашкан участокта. Моннан әйләнә-тирә бик яхшы күренә. Бер якта кызгылт-сары күлмәк кигән урман полосасы, икенче якта...

"Аксу Агро" агрофирмасының шикәр чөгендере плантацияләрендә тәүлек әйләнәсе техника тавышы тынмый.

Агрофирма плантацияләре төрле бүлекләрдә урнашкан. Сентябрь уртасыннан шикәр чөгендерен җыеп алу звеносы "Нива" бүлегендә эшләде, бу көннәрдә - Иске Кармәт авылыннан ерак түгел урнашкан участокта. Моннан әйләнә-тирә бик яхшы күренә. Бер якта кызгылт-сары күлмәк кигән урман полосасы, икенче якта - кырлар, авыл һәм аның артындагы "Кармәт" урманы. Әмма кыр эшчеләренең табигать матурлыгы белән хозурланырга вакытлары юк. Аларга мөһим бурыч йөкләнгән - үстерелгән уңышны вакытында җыеп алу. Алар максатларына ирешер өчен һәр көнне тырышып хезмәт куялар. Барлык мәйданның 75 проценты җыеп алынган инде.
Механикалаштырылган бригада составын тәҗрибәле, оста җир хезмәтчәннәре тәшкил итә. Коллективның бер өлеше бөртекле культураларны урып җыюдан соң шунда ук татлы тамырны казып алу эшләренә кереште, бер сүз белән әйткәндә - алар чын урак батырлары. Бүген дә алар шикәр чөгендере басуларында шулай ук җаваплы һәм намуслы хезмәт куялар. Болар - Анатолий Ильгузин һәм аның кулдашы Алексей Кудряшов. Шикәр чөгендерен казып алу комбайннары белән Геннадий Жарков - аның кулдашы Александр Хандюк, Рәис Ильязов һәм Ирек Мостафин идарә итә. Басу буйлап бер әйләнә артыннан икенчесен үтеп, әле анда, әле монда туктап татлы тамырларны өемнәргә бушаталар.
Быел да татлы тамыр уңышы яхшы. Уңдырыш республика буенча уртача күрсәткечкә тиң.
Кагыйдә буларак, һава торышының көйсезлеге аркасында көзге урак җәйгесенә караганда күпкә катлаулырак. Быел да яңгырлар чөгендер казып алу звеносы эшен бераз тоткарлады.
- Туфракта дым күп булганда, шуның өстенә өстән яңгыр тамганда, комбайннар бик акрын хәрәкәт итә, - дип сөйли "Нива" бүлегенә җитәкчелек итүче Михаил Васильев. - Шуңа күрә һәр сәгатьтән максималь файдаланырга тырышабыз. Көннәр матур торганда механизаторлар да тырышып эшлиләр.
Чуаш Енорускиносы янәшәсендәге кырда татлы тамыр өемнәре күзгә күренеп "югала" бара, чөнки монда төягеч агрегат берөзлексез эшләп тора. Ялланып эшләүче шоферлар, шикәр заводының зур йөк машиналары татлы йөкне төяп, кабул итү пунктына юл алу өчен чиратта торалар. Төягечкә Марат Гайнетдинов идарә итә, ә төнге сменада аны Фәнис Сәйфуллин алмаштыра. Көрәкләр белән төяргә ярдәм итүче эшчеләр дә намуслы хезмәт куялар.
- Чөгендер җыеп алу белән мәшгуль булган коллективта вакыт белән сыналган, эшкә җаваплы караучы кешеләр эшли, - дип сөйли "Аксу Агро" АФ җитәкчесе Солтан Шәйхетдинов. - Игенчеләребез яхшы уңыш үстерде, хәзер исә бөтен көч татлы тамырны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелгән. Чөгендерчеләр җиң сызганып эшлиләр. Тагын бер атна шундый коры һава торса, финишка да ерак калмаячак. Бүгенге көндә исә барысы да график буенча алып барыла: татлы тамыр казып алына һәм төяп озатыла.
Шикәр чөгендере мәйданнары республика буенча 72 мең гектардан артык тәшкил итә. Бүгенгесе көндә 51 мең гектардан артыгы җыеп алынган, бу тулаем күләмнең 70 проценты дигән сүз. Ике миллион тоннадан күбрәк татлы тамыр казып алынган.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 11 октябрьгә районда планда каралган 2800 гектарның 700 гектарыннан гына шикәр чөгендерен казып аласы калган. Бүгенге көндә "Аксу Агро" агрофирмасында 73700 тоннадан артык татлы тамыр казып алынган.


Нет комментариев