Бар көчне – азык хәзерләүгә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Бар көчне – азык хәзерләүгә

Һава торышы үз шартларын куйса да, терлекләр өчен азык хәзерләү эшләре дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 июльгә 358,1 мең гектар мәйданнан төрле үләннәр чабып алынган (планга карата 74 процент). Республиканың азык хәзерләү звеноларына 123,1 мең гектардан үләннәрне чабып аласы кала. Терлекләрне кышлату өчен 75,4...

Һава торышы үз шартларын куйса да, терлекләр өчен азык хәзерләү эшләре дәвам итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 июльгә 358,1 мең гектар мәйданнан төрле үләннәр чабып алынган (планга карата 74 процент). Республиканың азык хәзерләү звеноларына 123,1 мең гектардан үләннәрне чабып аласы кала. Терлекләрне кышлату өчен 75,4 мең тонна печән, 1262,0 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Районның азык хәзерләүчеләре терлекләр өчен җитәрлек азык запасы булдыру өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.
Районга 15 450 тонна печән, 65 160 тонна сенаж хәзерләргә кирәк. Бүгенгесе көнгә күпьеллык үләннәр мәйданының 10 мең гектарга якыны чабылган. 890 тоннадан артык печән, 29 тоннадан артык сенаж хәзерләнгән. "Аксубай" агрофимасында 6 мең гектар күпьеллык үләннәр мәйданының 2,8 мең гектары чабып алынган, 10700 тоннадан артык сенаж хәзерләнгән. "Аксу Агро" агрофирмасында да механизаторлар звеносы азык хәзерләү буенча актив эш алып бара. Хәзерге вакытта монда 2600 гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләннәр чабып алынган. Азык базларына 9 мең тоннага якын сенаж салынган.

Нет комментариев