Азыклар җитәрлек хәзерләнә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Азыклар җитәрлек хәзерләнә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азык төрләре хәзерләү киеренке бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 11 мең гектарга якын мәйданнан күпьеллык үләннәр чабылган. 45 мең тоннага якын сенаж салынган, 7 мең тоннага якын печән хәзерләнгән. "Аксубай" агрофирмасында күпьеллык үләннәр чәчелгән 6 мең гектар...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азык төрләре хәзерләү киеренке бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 11 мең гектарга якын мәйданнан күпьеллык үләннәр чабылган. 45 мең тоннага якын сенаж салынган, 7 мең тоннага якын печән хәзерләнгән. "Аксубай" агрофирмасында күпьеллык үләннәр чәчелгән 6 мең гектар мәйданның бүгенге көнгә 5,5 мең гектардан күбрәге чабылган. Азык базларына 15 мең тонна сенаж салынган, 1750 тонна печән запасы булдырылган.

Азык хәзерләү звеносы бу көннәрдә районның һәм агрофирманың иң ерак ноктасы - Алексеевск районы чигендә, Майна бүлегендә эшли. Техник арсенал "Луч", "Такталы", "Чирмешән" бүлекләрендә сенаж салуны төгәлләп, биредә эшне дәвам итә.

Бу бүлектә күпьеллык үләннәр 100 гектардан артык мәйдан били. Шул исәпнең 80 гектары - сенаж салуга, 30ы печән өчен каралган. Азык җыю комбайннарында Александр Илендеев, Әдип Гелметдинов, Алексей Илендеев туктаусыз хезмәт куялар. Яхшы консервлау өчен яшел массага агрегатларга җиһазланган сыешлыклардан әчеткеч кушыла. Бу максаттан аларны су белән Павел Кондратьев тәэмин итә.

Быел сенаж тавын транспортчыларга кереп-чыгып йөрү өчен уңайлы булган ындыр табагы территориясендә куярга карар кылганнар. Ферма да янәшәдә генә, юлына асфальт түшәлгән, кышын азык ташу белән проблема булмаячак. Сенаж салу корылмасы 2000 тонна үлән массасына исәпләнгән, 1000 мең тоннадан артыгы консервланган.

"Майна" бүлегенең терлекчелек фермасында төрле яшьтәге 500дән артык мөгезле эре терлек асрала.

- Быел үләннең массасы куе, - дип сөйли "Майна" бүлеге управляющие Азат Шакиров. - Димәк, маллар өчен азык җитәрлек булачак. Механизаторлар да намуслы хезмәт куя.

Механик, азык хәзерләү эшләре өчен җаваплы Дамир Шәрәфетдинов та биредә. Эш барышында килеп чыккан барлык проблемалы мәсьәләләр дә урында оператив хәл ителә.

Яшел масса төягән КамАЗ йөк машиналары сенаж базына бер-бер артлы килеп кенә тора. Кырдан ваклатылган үләнне азык йортына ташу белән машина йөртүчеләр Владимир Ильин, Яков Шакмаков, Евгений Мельников, Федор Ильин һәм Алексей Аканеев мәшгуль. Вакланган массаны кузовтан бушаткач, К-700 һәм яңа CLAAS универсаль тракторлары эшкә керешә. Аларга Александр Пеньков һәм Рәмис Хөснетдинов идарә итә. Сенаж массасын таптату - җаваплы эш. Азыклар сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә әлеге операциягә дә бәйле бит. Ә механизаторлар исә үз эшләренең нечкәлекләрен белеп тырышып хезмәт куялар. Бу объектка тагын бер кеше җәлеп ителгән - ул исәпкә алучы Валерий Васюткин. Лаеклы ялда булуына карамастан, агрофирма җитәкчелеге үтенече буенча ул кызу урак өстендә ярдәмгә килә. Кырдан кайткан массаны җентекләп исәпләп бара.

"Яшел конвейер"да катнашучылар өчен бүлектә төшке һәм кичке аш оештырылган.

- Азык хәзерләүдә катнашучылар оешкан төстә хезмәт куялар, - дип сөйли "Аксубай" АФ җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Механизаторлар соңгы нәтиҗәне күздә тотып, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр үз бурычларын аңлап эшлиләр.


Нет комментариев