Аксубайлылар Татарстан фермерлары съездында катнаштылар
Аксубай районы делегациясе Татарстан фермерлары ассоциациясе, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының XXII съезды эшендә катнашты.
Делегация составына район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, фермер хуҗалыклары вәкилләре Рәис Шакиров, Оксана Семенова, Фаиз һәм Гөлия Яруллиннар керде. Форумда катнашу безнең фермерлар өчен хуҗалык алып баруда күп кенә юнәлешләрне ачты.
– Съездда заман белән бергә атлау, яңа технологияләрне үзләштерү өчен укырга кирәк дип билгеләп үттеләр, – дип фикерләре белән уртаклашты Әлфирә Шакирова. – Укыту тизрәк булсын өчен, өйрәтү программалары булдырыла. Без инде авыл хуҗалыгының хәзер кәгазь чыганаклардан китүен тоябыз, документлар электрон төргә күчерелә.
Съездда безнең фермерлар өчен дә куркыныч тудыра торган хуҗалык итүнең кече формалары өчен актуаль булган проблемалар турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев