Аксубай ветеринарлары терлекләр авыруларына юл куймыйлар 
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай ветеринарлары терлекләр авыруларына юл куймыйлар 

Язгы чор башлану белән район ветеринария берләшмәсе белгечләре алдында терлекләр авыруларын булдырмау бурычы тора.

Ветеринарлар авыл хуҗалыгы терлекләренә (эре мөгезле терлекләргә, сарыкларга, кәҗәләргә, атларга), шулай ук этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәләр. Әлеге процедура бушлай башкарыла. Эт һәм песи хуҗалары үзләренең дүрт аяклы дусларына прививка ясау өчен район ветеринария берләшмәсенә үзләре мөрәҗәгать итә алалар. 

Котыру авыруы – күп кенә имезүче хайваннар һәм кеше өчен аеруча куркыныч йогышлы авыру. Аңа каршы дәвалау әлегә эшләнмәгән. Шуңа күрә яраткан хайваннарның сәламәтлеген саклау өчен аларга вакцина ясатырга кирәк. 

Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан.


Нет комментариев