Аксубай районында фермерлыкны үстерү өчен барлык шартлар да бар
Аксубай районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча семинар-киңәшмә узды.
Анда фермер хуҗалыклары башлыклары, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре чакырылган иде. Семинар эшен район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Практик өлеш Урмандеево авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Никитин А.А.» КФХ базасында узды.
Урмандеевода яшәүче Алексей Кондратьев – районның уңышлы фермерларының берсе. Үзенең фермер хуҗалыгын ул 50 гектар сөрү җиреннән башлаган, бүген 1400 гектардан артык җир мәйданы бар – бөртекле, азык һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Культураларны игү һәм урып-җыю өчен заманча техникага ия. Фермерлык эшчәнлеген 2014 елда башлаган. Элеккеге «Заря» авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында калдык техниканы сатып алган, ремонтлаган, склад бүлмәләре, ашлык киптергеч һәм ашлык чистарту комплексы төзегән. Хуҗалыкта ит юнәлешендәге терлекләр асрала, терлекчелек бинасы төзелгән. Семинарда катнашучылар КФХ территориясендә булдылар, аның эшләре белән кызыксынып таныштылар.
Киләчәктә Алексей Кондратьев югары репродукцияле культуралар игү һәм сату буенча орлыкчылык хуҗалыгын оештырырга планлаштыра. Ә бүген биредә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Техника, агрегатларны ремонтлау өчен яхшы шартлар тудырылган, бинада җылы. Коллегаларының игътибарын базада катнаш азык әзерләү буенча үз җитештерү участогын булдыру да җәлеп итте – фермер мохтаҗ булган барлык хуҗалыкларны азык белән тәэмин итәргә әзер.
Семинарның пленар өлеше Урмандеево мәдәният йортында узды. Хуҗалык итүнең кече формалары вәкилләре игътибарына биредә мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү өчен ветеринария җиһазлары күргәзмәсе, терлекләрне карау буенча төрле максатлар өчен инструментлар һәм препаратлар күргәзмәсе урнашкан иде, Россельхозүзәкнең район бүлеге тәкъдим иткән күргәзмәдә культуралар игү буенча төрле препаратлар, районның төрле хуҗалыкларыннан көзге культуралар сынаулары тәкъдим ителде.
– Районда фермер эшен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Алексей Кондратьев мисалында без табышлылык та, дөрес төзелгән хуҗалык алымын да күрдек. Җыелучыларны район агросәнәгать комплексының башлангыч йомгаклары һәм КФХ эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов таныштырды.
–Районда 60тан артык КФХ теркәлгән, 50гә якын фермер актив эшчәнлек алып бара, шуларның 46сы терлекчелек белән шөгыльләнә, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Калганнары бөртекле культуралар, ябык грунтта яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә, җиләк-җимеш үстерүче хуҗалык та бар.
Районның крестьян-фермер хуҗалыклары 13714 гектар сөрүлек җирләрен били, бу районның барлык сөрү җирләренең 15 процентын тәшкил итә. КФХларда 2581 баш эре мөгезле терлек асрала (терлекләр баш санының артуы – 2021 ел дәрәҗәсенә карата 102,9 процент тәшкил итә), шул исәптән 1141 баш сыер (арту – 112,6 процент). КФХларда мөгезле эре терлекләрнең чагыштырмача артымы – 28 процент, сыерларның 21,4 процент тәшкил итә.
2022 елның 1 гыйнварына район фермерлары 6873,2 тонна сөт (26 процент), 522 тонна ит (31 процент) җитештергән. 171635 мең сумлык продукция сатылган.
КФХларда 276 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы бар, шуның 77 берәмлеге трактор, 23е – комбайн.
Малларны кышлату өчен 943 тонна печән, 7258 тонна сенаж, бер шартлы терлеккә – 31,6 центнер/азык берәмлеге әзерләнгән.
Район фермерлары ел саен дәүләт ярдәме программаларында актив катнашалар. Узган ел агростартап программасында катнашуга 5 кеше гариза биргән.
2021 елда әлеге программа буенча 5802,097 мең сумлык 2 грант алынды.
Бүген дә районда чын фермерлык хәрәкәте булдырылган. Безнең чын-чынлап горурлыгыбыз булган фермерлар бар. Бу фермер Ильяс Сөләймановның Кама аръягында беренче роботлаштырылган фермасы; бүген без Алексей Кондратьев хуҗалыгы белән таныштык, дәүләт ярдәменнән башка диярлек, ул 1200 гектар сөрүлек җирләрен эшкәртә, техника һәм җиһазлар сатып ала алды; Марат Сафин, Валерий Сапеев КФХлары тотрыклы эшли һәм даими рәвештә яңа үсеш юнәлешләрен таба; Павел Назаров кырда ферма төзеп, җиһазлады. Яшь фермерлар – Григорий Маланчев, Сергей Щекин актив эшләп киләләр, узган елдан программага Фәиз Яруллин һәм Оксана Миронова кушылды. Күмәк фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова ассоциациянең эш нәтиҗәләре турында җиткерде.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин семинарда ящур кебек аеруча куркыныч авыруга юл куймау турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча белгече Фәндәс Гафиятуллин үсемлекчелек тармагындагы планнар, бурычлар һәм яңалыклар белән таныштырды.
Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов үзйөрешле машиналарны куркынычсыз куллану һәм техниканы теркәү кагыйдәләренә тукталды. Киңәшмәдә катнашучылар фермерларның республика съездына делегатлар сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев