Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында бөртеклеләр балавыз өлгереше фазасында

Россельхозүзәк бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бөртекле культуралар тамырларының дымлылыгына көн саен мониторинг үткәрәләр.

Ишегалдында – июль азагы. Бик аз вакыттан соң басу-кырлар – комбайннар гөрелтесе белән, бункерлар ашлык белән тулачак. Уракка кайчан керешергә мөмкин булачак, бөртекле культуралар өлгергәнме һәм алар нинди халәттә – бу сораулар белән көн саен ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре шөгыльләнә. Алар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чыгалар, культураларны карыйлар, стационар җайланмаларда һәм лабораторияләрдә җентекле тикшерү өчен пробалар алалар.

Районда бөртекле культуралар 34 600 гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән 13 мең гектардан артык көзге культуралар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, үсемлекләрнең үсеше өчен быелгы җәй уңай һава торышы белән сөендерде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культураларны технологияләргә нигезләнеп үстергәннәр, шулай ук үсемлекләрне саклау буенча барлык агрочараларны һәм эшләрне үзвакытында башкарганнар.

– Бөртекле культуралар ашлыкның балавыз өлгереше фазасында, – дип билгеләп үтте Россельхозүзәк бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Тамырда дым 30 процент чамасы тәшкил итә. Бу күрсәткеч көн саен кими һәм бер атнадан урып-җыюга керешергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев