Аксубай игенчеләре план күләменнән 90 процент сенаж әзерләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре план күләменнән 90 процент сенаж әзерләделәр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышка терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Район авыл хуҗпалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 21 июльгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, 9 300 гектардан артык мәйданда (план күрсәткеченә кадәр 99 процент) күпьеллык үләннәр чабылган, 34 700 тоннадан артык (планга карата 90 процент) сенаж массасы траншеяларга салынган, 9 709 тонна (94 процент) печән киптерелгән.

Кыр хезмәтчәннәре терлек азыгын тулы күләмдә һәм сыйфатлы итеп әзерләү өчен бөтен көчләрен куялар. Моннан башка терлекчелек продуктив һәм рентабельле була алмый бит. Июль аенда һава торышы терлек азыгы әзерләүчеләргә аеруча комачауламый.


Нет комментариев