Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү звенолары зур йөкләнеш белән эшли.
Күпьеллык үләннәрне чабып бетергәч, игенчеләр берьеллык үләннәрне чаптыруга керештеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, районда 1504 гектар берьеллык һәм катнаш үләннәр мәйданнарының 390 гектары чабылган, бу план күрсәткеченең 26 процентын тәшкил итә.
Терлек азыгы әзерләү звенолары тарафыннан 36327 тонна сенаж әзерләнгән, план буенча 38616 тонна. Район хуҗалыкларында шулай ук 9710 тонна печән киптерелгән, план буенча 3511 тонна. Бигрәк тә район КФХлары тырыштылар – фермерлар максималь печән запасы тупладылар.
Нет комментариев