Аксубай фермаларында сөтнең сыйфатын тикшерәләр
Ветеринария берләшмәсе белгечләре районның терлекчелек объектларында җитештерелә торган сөтнең сыйфатын даими тикшереп торалар.
Көн саен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 70 тоннадан артык сөт савыла. Җитештерелә торган продукциягә таләпләр югары. Сөтнең сыйфатын контрольдә тоту максатыннан район ветеринария берләшмәсе белгечләре ай саен фермаларда сөттән пробалар алып баралар. Продукция ветеринария лабораториясендә берничә физик-химик күрсәткечкә, чисталыкка, фальсификациягә һәм антибиотиклар буенча куркынычсызлыкка тикшерелә. Ветеринария хезмәте белгечләре билгеләп үткәнчә, терлекчелек объектларында җитештерелә торган сөтнең сыйфаты барлык параметрларга да җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев