Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай басуларында чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш бара

Җәй айларында игенчеләрнең эш-мәшәкатьләре күп, шул исәптән сабан һәм күпьеллык культуралар мәйданнарында саклау агрочаралары, чәчүлекләрне тәрбияләү дә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 июньгә 43 мең гектардан артык мәйданда гербицид һәм фунгицид белән эшкәртү башкарылган, бу план күрсәткеченең 70 проценттан артыгын тәшкил итә. 22700 гектардан артык кырлар корткычларга каршы эшкртелгән.

Шулай ук район кырларында параллель рәвештә үсемлекләрне тәрбияләү: яфрактан һәм тамырдан тукландыру, үсемлекләрне тырмалау эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев