«Аксу Агро» механизаторлары бер сыйныфта укыганнар, бер һөнәрне сайлаганнар һәм бер үк дәрәҗәдә яхшы эшлиләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксу Агро» механизаторлары бер сыйныфта укыганнар, бер һөнәрне сайлаганнар һәм бер үк дәрәҗәдә яхшы эшлиләр

«Аксу Агро» ҖЧҖ эшчеләре бу көннәрдә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан соңгы әзерлек эшләрен алып баралар.

Кыр эшләре башлануга ук, авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларына чәчү комплексларын тәҗрибәле, уңган механизаторлар Рифкат Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин алып чыгачак. Алар чәчүне бер комплекста алмашып алып барачаклар, ә әлегә аны көйлиләр, детальләрне ныгыталар.

Бу игенчеләрнең авыл хуҗалыгы тармагында эш стажы егерме елдан артык. Алар мәктәптә бер сыйныфта белем алганнар, тормышта бер үк төрле юлны сайлаганнар – игенче булганнар. Икесе дә бер үк дәрәҗәдә тырышып хезмәт куялар – аларның исемнәре һәрчак хуҗалык алдынгылары исемлегендә.

– Рифкат Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин – бик тырыш, намуслы хезмәтчәннәр, – дип сөйли «Аксу Агро» ҖЧҖ баш агрономы Илсур Сахапов. – Эшне яратып башкаралар, булсынга эшлиләр.

Ел дәвамында тракторчылар төрле операцияләр башкаралар. Язгы кыр кампаниясе вакытында аларга аерым өметләр баглана.


Нет комментариев