«Аксу Агро» чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксу Агро» чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде

Рәис Сөләйманов рәислегендә «АгроИнвест» агрохолдингы чәчүне уңышлы төгәлләде.

Генераль директор Аркадий Пирогов җитәкчелегендә «Аксу Агро» ҖЧҖ агрохолдингы чәчү кампаниясенә җаваплы карады. Берничә еллар дәвамында алар кырчылыкта һәм терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Механизаторлар смена нормаларын арттырып үтәп хезмәт куйганнар һәм чәчүне кыска срокларда һәм сыйфатлы төгәлләделәр.

– Язгы чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыктык, – дип сөйли «Аксу Агро» ҖЧҖ баш агрономы Илсур Сахапов. – Дүрт мең гектарда бөртекле сабан культуралары чәчтек (яртысына бодай, яртысына арпа), 4,5 мең гектарда – көнбагыш, 1 гектарда кукуруз. Моннан тыш, күпьеллык үләннәр – 655 гектар, көзге культуралар 1600 гектар мәйдан биләде.

Баш агроном сүзләренә караганда, механизаторларның беренчел бурычы лаеклы үтәлгән. Җир уллары максималь йөкләнеш белән, ике сменада хезмәт куйганнар. Бөртеклеләрне чәчүдә өч агрегат сменалап эшләгән, болар: Минәхмәт Шәрифуллин һәм Җәүдәт Галяутдинов, Рифкат Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин, Рәфис Гыйззәтуллин һәм Котдус Шәрифуллин. Көнбагыш һәм кукуруз игүдә Фәнис Сәйфуллин, Фәнил Минвәлиев югары күрсәткечләргә ирешкәннәр.

Чәчү алдыннан туфрак әзерләүдә Илнар Җәмалетдинов, Рәис Мифтәхов зур тырышлык куеп эшләгәннәр. Алар исәбендә мең гектардан артык эшкәртелгән кырлар. Шулай ук язгы кыр эшләре вакытында Анатолий Уфандеев, Александр Жарков, Ирек Мостафин, Алексей Кудряшов, Рәфис Гафиятов, Рәфис Гатауллин, Шәүкәт Нуртдинов һәм Олег Соломонов, Наил Галиев һәм Хәлил Хәйруллин, Павел Белов һәм Алексей Ижутов зур җаваплылык белән фидакарь хезмәт куйганнар.

Язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бүлекчә белгечләре, җитәкчеләре дә үзләреннән саллы өлеш керткәннәр. Алар көндезге һәм төнге сәгатьләрдә кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен оста оештырганнар, кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин иткәннәр. Хуҗалыкта шулай ук мөһим булган икенче операциягә – тукландыруга, чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүгә керешергә әзерләнәләр. Чәчүлекләр мул уңыш бирсен өчен әле тагын бик күп көч һәм хезмәт таләп ителәчәк.


Нет комментариев