Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Терлекчелекнең киләчәге – цифрлаштыруда

Аксубайда «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру» темасына зональ семинар-киңәшмә узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, җитәкчеләре, белгечләре, республиканың Кама аръягы зонасы – Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлат, Спас районнары башлыклары катнашты.

Район мәдәният йортында семинар-киңәшмәдә катнашучылар өчен терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны гамәлгә кертү, мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү һәм аларның сакланышы, шулай ук фермаларда цифрлы программалар күрсәткечләрен куллану.

Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул район тормышы, авыл хуҗалыгындагы эш торышы турында сөйләде.

– Ел яхшы гына тәмамлыйбыз – терлекчелектә дә, игенчелектә дә 10 процент үсеш белән, – дип билгеләп үтте ул.

Район җитәкчесе эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча уңышлы эш алып барылган аерым авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча мисаллар китерде.

– Яңа ел алдыннан барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйсым килә, авыл хуҗалыгы производствосында уңышлар һәм сәламәтлек телим, – дигән теләкләрен җиткерде ул авыл хуҗалыгы производствосы белгечләренә.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.

– Бөтен Россия буенча төп бурыч – АПКны цифрлаштыру, – дип ассызыклады ул. – Безнең бурыч – агросәнәгать комплексын үстерү. Ул турыдан-туры республиканың терлекчелек тармагына да кагылды. Цифрлаштыруның төп мәсьәләләре – ашату, саву, җитештерү белән идарә итү. Без бу эшне май аенда башладык. Аксубай мәйданчыгында әлеге семинарны терлекчеләрнең якынча эш нәтиҗәләре белән таныштыру буларак кабул итәргә мөмкин.

Теоретик өлешне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының нәсел эше идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Терлекчелек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни структуралар вәкилләренең чыгышлары дәвам итте. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә катнашучылар ТРның база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны гамәлгә кертү, мөгезле эре терлекләрне идентификацияләүне һәм аларның сакланышын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, бәян ителгәннәрне экранда слайдлар белән күрсәттеләр. Шулай ук цифрлы программалар күрсәткечләрен кулланып, терлекчелек фермалары хезмәткәрләрен мотивацияләүгә тукталдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев