Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рус Кармәтендә онытылган су чыганагын ачтылар

Авыл кешесе өчен чишмә – ул җир астыннан су бәреп торган урын гына түгел.

Бу әле тагын кешене туган төбәге белән бәйләүче чыганак та. Соңгы елларда районда төзекләндерелгән чишмәләрнең елдан-ел арта баруы очраклы түгел, без яңалары турында күбрәк белә барабыз. Рус Кармәте авылында да шундый чишмә бар. Аның турында шушы авылда туып-үскән Алексей Буранов сөйләде.

Чишмәне торгызу идеясен Рус Кармәте авылы кешесе Павел Тимофеев белдерә. Аны Алексей Буранов, Сәлихҗан Сабиров, Алексей Малецков, Алексей Емельянов хуплыйлар. Алар чишмәне торгызу буенча барлык эшләрне дә үз өсләренә алалар.

Чишмә ләм белән капланган, тирә-ягын үлән басып киткән була. Беренче чиратта аның кайдан бәреп торуын табарга кирәк була. Табалар, казыйлар, суны чыгаралар, аны ләмнән һәм пычрактан чистарталар. Өстәмә өч боҗра урнаштыралар, юдырту торбасын эретеп ябыштыралар (профильдән). Тышкы ягыннан балчык белән ныгыталар, коесының капкачын төзәтәләр, чишмәгә килеп су алып булсын өчен траплар ясыйлар. Чишмә суы ачылып ага башлый. Авыл кешеләре бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр. Хәзер чишмәдән су алырга мөмкин. Бу әле зур һәм мөһим эшнең башы гына, диләр авыл кешеләре. Рус Кармәте халкының алдагы көнгә планнары – бу урынны авыл кешеләренең яраткан ял итү урынына әйләндерү өчен, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү, матурайту.

 

Алексей Буранов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев