Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Республика көнендә бәйрәм концерты

30 августта аксубайлылар төп дәүләт бәйрәмен – Татарстан Республикасы бәйсезлеге көнен билгеләп үттеләр.

Республика көнендә куелган концерт программасын ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин оештырды. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Аксубай районының 90 еллыгына багышланды.

Кич белән үзәк мәйданда туган якны өйрәнү музее Аксубай районы оешуга 90 ел тулуга багышланган фоторәсемнәр һәм документлар күргәзмәсен тәкъдим итте. Аның белән олысы да, кечесе дә кызыксынды. Музей директоры Әлфия Нурхәмитова теманы киң ачып бирде.

Кайбер чаралар онлайн-режимда узды, мәсәлән, шахмат буенча онлайн-ярышлар.

Халык күңел ачулары тантаналы рәвештә Татарстан һөнәрләре турындагы композиция белән башланып китте, алардан башка республикабыз һәм район чәчәк ата алмас иде.

Сәхнәдә милли киемнәрдәге кызлар мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Камил Гилмановны, депутат Алсу Тарханованы, депутат ярдәмчесе Рузилә Бәшированы ипи-тоз белән каршы алдылар. Кызлар сый белән мактаулы даирәне уздылар. Бу вакытта сәхнә каршындагы мәйданда татар, рус һәм чуаш җырлары астында халык биюләре башкарылды. Мәйданның ике ягында да, халыклар бердәмлеген һәм дуслыгын символлаштырып, Россия һәм Татарстан әләмнәре җилфердәде.

– Бүген без бу бәйрәмне лаеклы каршы алуыбызны горурлык белән билгеләп үтә алабыз. Алынган барлык йөкләмәләрне һәм проектларны үтәдек. Урып-җыю тулы куәтенә бара, быел уңыш узган елгыга караганда 30 процентка артыграк, – дип белдерде Камил Гилманов. – 100 ел элек республиакбыз халкы автоном булуыбызга куанган булса, 90 елларда бәйсезлек кабул иттек, Республика булдык һәм моның белән горурланабыз. Ун ел элек, без хәтта юлларга асфальт җәю, үзәкләштерелгән канализация, күп катлы йортларны өзлексез су белән тәэмин итү, скверларны һәм паркларны төзекләндерү, «Безнең ишегалды» проекты турында хыяллана да алмадык. Аксубай районының барлык торак пунктларында диярлек юллар каты өслекле, бары тик өч торак пунктта әлегә ул юк, шулай ук «Чиста су» программасы уңышлы гына эшләп килә. Район башлыгы үзенең чыгышы ахырында Аксубай районында бүгенге көндә шатланып яшисе генә кала, дип билгеләп үтте.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бистә халкын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова котлады.

– Бу ике матур датаны билгеләп үтү өчен безнең горурланырлыгыбыз бар. Безнең республика Россия Федерациясенең иң прогрессив, иң креатив республикасы булып тора. Бездә 173 милләт бар һәм без бер гаилә булып, тату яшибез. Барыгызны да бәйрәм белән, уңышлар һәм сәламәтлек сезгә!

Котлауларга депутат Шамил Яһудинның ярдәмчесе Рузилә Бәширова да кушылды. Ул Аксубай халкы адресына җылы сүзләр әйтте, сәламәтлек, иминлек теләде.

Традицион рәвештә Республика көнендә Аксубай районының социаль- икътисади үсешенә керткән хезмәт өлешләре өчен Вәлиҗан Җәлалетдиновка, Петр Погодкинга «Аксубай районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Шулай ук ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Владимир Тимофеев, башкарма комитет җитәкчесенең инфратармак үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Марс Дәүләтшин, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Айсылу Төхвәтуллина, кадрлар бүлеге җитәкчесе Резидә Нурхәмитова Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Юридик бүлек җитәкчесе Андрей Емельяновның һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Гыйматованың хезмәтләре Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Исән чагында җтимагый эшчәнлеккә һәм ТР ветераннар хәрәкәтенә керткән өлеше өчен Евгений Копанев ТР Президенты исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, бүләк Руфина Копаневага тапшырылды.

«Хыял» социаль приюты тәрбиячеләре Татьяна Леонтьевага һәм Сәгъдия Бәһаветдиновага – Аксубай районы башлыгы исеменнән Мактау грамоталары, 70 яшь тулу уңаеннан Шәүкәт Кәбировка Рәхмәт хаты тапшырылды. Ветераннар советы рәисе Галина Бобкованы юбилее белән котладылар.

Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ольга Копаневага ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.

Программаның рәсми өлешеннән соң, кунаклар һәм бистә халкы өчен район үзешчәннәре һәм башкала артистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Республика көнендә Кытайдан килгән татар җырчысы Базарбай Бикчәнтәев башкаруында җырлар яңгырады. Татар һәм рус телләрендә башкарылган җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Бию триосы тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев