Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район советы утырышы

    Аксубайда Камил Гилманов җитәкчелегендә Аксубай муниципаль районы советының XXVIII нче утырышы булды.

    Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тикшерүләр бүлегенең ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе  Салават Рәхимов катнашты. Утырышта депутат корпусы кайбер мәсьәләләрне карады һәм раслады. Финанс бюджет палатасы Рәисе урынбасары Зифа Ядгәрова депутатлар корпусы алдында 2018 елда район бюджеты үтәлеше турында хисап тотты. Бюджет үтәлеше  763785,2 мең сум, чыгымнар буенча 747212,6 мең сум күләмендә хисап бертавыштан расланды.

    Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салихов Контроль-хисап Палатасының эше турында хисап тотты.

    Совет утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай муниципаль районы буенча бүлеге эше турында, 2019 елга район милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы турында фикер алыштылар, Советның «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положение яңа редакциядә «се турындагы карарына үзгәрешләр кертелде.

    Депутатлар тәкъдим иткән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова хисап тотты.

    Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов игътибар иткәнчә, керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында тиешле белешмәләрне тутыру барышында затлар тарафыннан җибәрелә торган җитешсезлек һәм хокук бозу очраклары шактый югары дәрәҗәдә кала бирә.

    Шулай ук мәгълүматлар тутыру һәм тапшырулар буенча актуаль булган  моментларны билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: