Аксубайлылар, «Халык участогы инспекторы – 2026» конкурсында якташыбызны хуплыйк!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге участогы инспекторы Данила Павлов һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсының икенче этабына узды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтында Татарстанның иң яхшы участогы инспекторын сайлау буенча тавыш бирү бара.
Данила Александровичның җиңүгә барлык мөмкинлекләре дә бар. Чөнки аның артында инде дүрт еллык эш стажы, тупланган тәҗрибәсе һәм, иң мөһиме, куелган максатларга ирешү омтылышы тора!
Участок инспекторы Павлов эшчәнлегенең нигезендә – җинаятьләрне кисәтү һәм туктату, үз территориясендә хокук бозуларны ачу, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү тора.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, Данила Павлов 2026 ел нәтиҗәләре буенча районыбызда иң яхшы участок инспекторы дип танылды. Һәм аларның коллегасы җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга да лаек дип саный: «Халык участогы инспекторы» дигән горур исемне йөртергә лаек булуына ышана.
Әйдәгез, якташыбызга җиңү яуларга ярдәм итик! Тавыш бирү 16 сентябрьне дә кертеп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында дәвам итәчәк.
Участковый Данила ПАВЛОВны ничек хупларга?
Сылтама буенча керегез: https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/folder/95692946
Исемлектән кандидатны табыгыз.
Фотосы астындагы «йөрәк» тамгасына басыгыз.
Һәр тавыш мөһим! Районыбызның бердәмлеген күрсәтик һәм лаеклы кандидатыбызны хуплыйк!
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайты битеннән скриншот.
Нет комментариев