Аксубай районында хезмәт һәм батырлык фестивале узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында хезмәт һәм батырлык фестивале узды

Бу бәйрәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр өчен оештырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе 2026 елны Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итте. Үзәк мәйданда район горурланган кешеләр: төрле һөнәр ияләре, данлыклы гаилә династияләре вәкилләре һәм талантлы яшьләр җыелды.

Мактаулы кунаклар — махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаиләләре адресына тирән хөрмәт сүзләре яңгырады.

Җыелучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов җылы сәламләде.

— Без бүген үзебезнең уртак бәйрәмебезгә — хезмәт һәм батырлык фестиваленә җыелдык, — дип билгеләп үтте ул. — Нәкъ менә хәзер барлык казанышларыбызның нигезендә хезмәт кешесе торуы ачык күренә. Нәкъ менә сез — эшчеләр, табиблар, укытучылар, механизаторлар, төзүчеләр, инженерлар, эшкуарлар — безнең тормыш өчен кирәкле барлык әйберләрне булдырасыз: йортлар саласыз, икмәк үстерәсез, дәвалыйсыз, укытасыз, яклыйсыз.

Район җитәкчесе аграрийларга, юлчыларга, нефтьчеләргә, газчыларга, энергетикларга, урманчыларга һәм башка тармак хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Тулай территориаль продукт күләмендә сәнәгать предприятиеләре 52,1 процентны тәшкил итә, — дип ассызыклады ул. — Әлеге предприятиеләр ярдәмендә 800дән артык яңа эш урыны булдырылды.

Алмаз Мингулов агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен аерым билгеләп үтте. Соңгы ике елда авыл хуҗалыгының тулай продукциясе күләме 3,2 миллиард сумнан 6 миллиард сумга кадәр арткан. Аксубай игенчеләре ел саен бөртекле культуралар уңышы буенча алдынгылар рәтендә. Терлекчелектә дә күрсәткечләр үсә. Бу саннар артында механизаторларның, савымчыларның, ветеринарларның һәм республика һәм федераль программаларда актив катнашып, алга таба үсеш өчен грантлар алучы фермер хуҗалыкларының фидакарь хезмәте тора.

Район башлыгы төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуын да билгеләп үтте. «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә биш ел эчендә 68 ишегалды төзекләндерелгән, яңа спорт объектлары төзелә. Парклар һәм скверлар үзгәрә. Боларның барысы артында республика һәм федераль үзәк хуплаган программалар тора.

— Республика Рәисе Указы белән Татарстанда иҗтимагый тануның махсус формасы — Республика электрон Мактау тактасы барлыкка килде. Биредә көндәлек иҗади хезмәтләре белән республиканың киләчәген төзүчеләрнең исемнәре тупланган. Бүгенге көндә Аксубай районының 40тан артык хезмәт коллективы һәм 103 иң яхшы хезмәткәре республиканың Мактау тактасына кертелгән. Һәркайсысына тирән ихтирамымны белдерәм һәм зур рәхмәт әйтәм, – диде Алмаз Мингулов.

Бәйрәмдә катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мөрәҗәгать итте.

– Быел без Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын билгеләп үтәбез. Илебез Президенты Владимир Путин, мондый тематик еллар игълан итеп: «Без – геройлар иле», дип ассызыклый. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешне: «Республиканың барлык казанышлары һәм уңышлары – күп буын татарстанлыларның хезмәте нәтиҗәсе», – дип дәвам итә.

Аксубайлыларга сәламләү сүзе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов мөрәҗәгать итте.

– Күптән түгел генә Аксубайда булып киткән идем, гаҗәп, шул көннән бирле күпме эш башкарылган! Сезнең үсәргә омтылуыгыз күренеп тора. Районда яхшы команда формалашкан, монда бик дус халык яши – татарлар, чувашлар, руслар бер зур гаилә кебек яшиләр, ә бу – иң мөһиме. Район – лаеклы. Безнең зур мөмкинлекләре булган бөек илебез бар. Безнең каһарман үткәнебез, бүгенгебез һәм якты киләчәгебез бар.

Фестиваль үзенең намуслы хезмәте белән туган ягыбызны данлаучы кешеләргә багышланды. Бәйрәмнең кульминациясе булып алдынгы тармак хезмәткәрләрен Республика электрон Мактау тактасына кертү турындагы таныклыкларны тапшыру тантанасы торды.

Җыелучыларның бердәм алкышлары астында таныклыклар тапшырылды:

  • Аксубай районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән Николай Панюковка;
  • Аксубай районының Мактаулы гражданины, тыл хезмәтчәне Николай Янилкинга;
  • махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Васильевка;
  • «Волга-Селект» ҖЧҖ агрономы Фәндәс Гафиятуллинга;
  • шул ук предприятиенең тракторчы-машинисты Фәнил Нуртдиновка;
  • «Чистай» ХК «Аксу Агро» АФ бригадиры Минәхмәт Габитовка;
  • «Татавтодор» АҖ филиалы экскаватор-машинисты Денис Воробьевка;
  • филиалның машина йөртүчесе Рамил Садыйковка;
  • «Электр челтәрләре» челтәр компаниясе мастеры Игорь Пименовка.
  • Сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур өлешләре өчен үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре Валентина Альдиванова һәм Людмила Колесникова таныклыкларга лаек булдылар.

Шулай ук махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен социаль һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашуы белән киң танылган шәхси эшмәкәр Динә Шакированы да тәбрикләделәр.
Районда мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен электрон Мактау тактасы таныклыкларын район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Царегородцева һәм мәдәният йортының балалар үрнәк баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова алды. Шулай ук «Юность» универсаль спорт залы баш хисапчысы, махсус хәрби операция героеның әнисе Евгения Садыйкованы, нефть һәм газ чыгару операторы Илнар Абдрахмановны, нефть сервисы компаниясе машинисты Рафик Мәҗитовны, «Гарант» сәнәгать мәйданчыгы хезмәткәре Рәмзия Хәйретдинованы, үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Валентина Егорованы, ГО идарәсе диспетчеры Сергей Карповны да билгеләп үттеләр.

– Һөнәри осталыгыгыз һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! – дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән. – Сезнең исемнәр хәзер республика электрон Мактау тактасында – һәм бу бөтен Татарстан алдындагы казанышларыгызны тану дигән сүз.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң катнашучыларга иҗат коллективлары бәйрәм рухы бүләк итте.


Нет комментариев