Яңа Ибрай авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
Район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашуы эшлекле һәм кызыксынучан рухта үтте.
Ел башыннан авылда шактый эшләр башкарылган. Авыл халкы бердәм булып, җирле мәдәният йортына косметик ремонт ясаган: тамашачылар урындыкларын район мәдәният йортыннан китерелгәннәренә алыштырганнар, яңа яктырткычлар куйганнар. Шулай ук, отып алынган муниципаль грант мәдәният учагының җылыту системасын ремонтлауга юнәлдерелгән. Почта бинасындагы капиталь ремонт гражданнарны кабул итү һәм авыл халкын почта элемтәсе белән тәэмин итү шартларын яхшыртачак.
Үзара салым программасы буенча эшләр дәвам итә: җыелган акчалар авыл юлларын ваш таш белән тигезләүгә тотыла. «Урам яктырткычларын торгызу» республика программасы кысаларында 15 яңа лампа урнаштырылган, тагын 25 яктырткыч үзара салым акчасына алыштырылган. Электр челтәренең бер чакрым озынлыгындагы бишенче чыбыгы яңартылган. Яз башыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм авыл халкы урамнарда тәртип урнаштыра.
Җыенда ачык сөйләшү булды. Кешеләр суүткәргеч челтәрен ремонтлау, мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау, түшәмнәрне һәм электр челтәрен алыштыру мәсьәләләрен күтәрделәр. Район башлыгы Алмаз Мингулов авыл халкының сорауларына җавап бирде.
Район җитәкчесе авыл җирлеге Советы эшенә уңай бәя бирде һәм авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалык белән активрак шөгыльләнергә чакырды, терлек асрау өчен гамәлдә булган дәүләт субсидияләре турында искә төшереп үтте.
Нет комментариев