Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Соңгы яңалыклар

Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә

2026 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә гражданнарны кабул итү булачак.

ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов тракторчы таныклыкларын бирү һәм алыштыру – категория ачу, эшче һөнәрләрен язу; үзйөрешле машиналарны теркәү, теркәү мәгълүматларына үзгәрешләр кертү, исәптән төшерү һ.б. мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.

Кабул итү вакыты: 09 дан 12.00 сәгатькә кадәр. Адресы: Аксубай штб, Ленин ур., 8 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843 44) 2-89-18, 8 (843) 221-77-85.


Нет комментариев