Аксубайлылар «РОСТКИ» форумында эшлекле тәҗрибәләр белән таныштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «РОСТКИ» форумында эшлекле тәҗрибәләр белән таныштылар

Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге делегация Казанда узган IV «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара бизнес-форумында катнашты.

Татарстан башкаласы берничә көнгә дөнья икътисадының үзәгенә әйләнде: мәйданчык Россиянең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 40 иленнән килгән 10 меңгә якын катнашучыны берләштерде.

«Ростки» бизнес-форумында территорияләрне үстерүнең реаль механизмнары турында фикер алыштылар. Эшлекле марафон дистәләгән юнәлешне үз эченә алды: яңа логистика чылбырларын төзүдән һәм квалификацияле кадрлар әзерләүдән алып, кече бизнесны яклау, сәнәгать кооперациясе һәм ясалма интеллектны кертүгә кадәр.

Катнашучылар авыл хуҗалыгын, туризмны үстерүгә, шулай ук мәгариф һәм мәдәни алмашуларга аерым игътибар бирделәр. Районнан килгән вәкилләр өчен бу сәфәр, беренче чиратта, яңа партнерлар, яңа идеяләр, проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзләү һәм мөһим бурычларны хәл итүдә хезмәттәшләрнең кыйммәтле тәҗрибәсе белән танышу мәйданчыгы булды.

Фото: район Советы архивыннан.


Нет комментариев