Аксубай районында печәннең 63 проценты, сенажның 53 проценты әзерләнгән
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында печәннең 63 проценты, сенажның 53 проценты әзерләнгән

Һава торышы эшләрне алып барырга комачауласа да, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләргә тырышалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 августка район хуҗалыкларында 7000 тоннадан артык сыйфатлы печән әзерләнгән, план буенча 11240 тонна – процент нисбәтендә – 63 процент. Терлек азыгы җитештерүчеләр 21000 тоннадан артык сенаж салганнар, бу план күрсәткеченең 53 процентын тәшкил итә. Хезмәтчәннәр кышкы чорда терлекләрне коры һәм сусыл азык белән ышанычлы тәэмин итү өчен һәр аяз сәгатьне максималь рәвештә файдаланырга тырышалар.


Нет комментариев