Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бозаулар өчен урман бүләкләре

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү буенча интенсив эш алып барыла.

Тупас һәм сусыл азык белән бергә хуҗалыкта яфрак азык, дару үләннәре дә әзерлиләр. Бу эштә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре шефлык ярдәме күрсәтәләр. 

Урман продукциясен бозаулар бик теләп ашыйлар. Белгечләр раслаганча, туклыклылыгы буенча агачларның дөрес киптерелгән яфраклары болын печәненнән калышмый. Алар кальций чыганагы булып тора һәм хайваннар организмы өчен кирәкле булган каротинга бик бай.

Саф һавада эшләү оешма вәкилләренә дә күңелле – кошлар җырлый, урман җиләкләре исе килә. Уртак эш, өстәвенә, коллективтагы микроклиматка да уңай йогынты ясый. УСХиП мәгълүматларына караганда, июль уртасына районның җәмәгать көтүе өчен 120 тоннага якын яфрак азык әзерләнгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев