Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яр буе ачылды

Бүген Аксубайда тагын бер иҗтимагый киңлекне – Мазилин урамындагы яр буен ачтылар.

Район башлыгы Камил Гилманов әлеге социаль-мәдәни объект ачылышын тарихи вакыйга дип атады. Яр буеның ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм район оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында төзелүе һәм ачылуы символик мәгънәгә ия. Яңа объектны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Яр буе территориясенә брусчатка җәелгән, таганнар белән керү төркеме үзенчәлекле итеп төзелгән, монда эскәмияләр дә күп, инеш ярларын күперчек тоташтыра, яр буе тирәлегендә амфитеатр төзелгән. Территориягә газон үләне чәчелгән, ә якын арада биредә өстәмә агачлар утыртылачак. Төзекләндерелгән яр буе, тирә-якта үсеп утырган куаклар сулыкта чагылыш таба. Монда төнге фонарьлар яктысында бигрәк тә матур, алар төзекләндерү проектында уңышлы урын алган.

– Бүгенге яр буе ачылышы – ул инеш буе тирәлеген төзекләндерү буенча проектны гамәлгә ашыруның башы гына. Алга таба бу иҗтимагый киңлекне Октябрь урамы белән тоташтыру планлаштырыла. Аксубайлылар балалар белән йөри алсын, юлны кыскартып эшкә йөри алсын өчен, – диде район башлыгы.

Камил Гилманов кыска вакыт эчендә яр буен төзекләндергән подрядчы Рәфис Гайфетдиновка рәхмәт белдерде. Биредә эшләр иртә яздан башланды, район башлыгы билгеләп үткәнчә, яр буен төзекләндерүгә район башлыгы Ильшат Загидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов үз өлешләрен керттеләр.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да рәхмәт сүзләренә лаек булды. Район башлыгы Шамил Габделхәй улы безнең районда туып үскән кеше генә түгел, ә ул җитәкләгән нефть компаниясе район территориясендә нефть чыгару эшен алып бара, 13 ел дәвамында районны төзекләндерүдә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Безнең якташыбыз балалар бакчалары, мәктәпләр, гыйбадәт йортлары, клублар кебек социаль объектлар ачу тантаналарында катнашып кына калмый, күп кенә игелекле эшләрдә иганәче дә булып тора. Район башлыгы инешкә якын территорияне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарганы өчен универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюповка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аксубайлыларны Шамил Яһудин да котлады, ул Аксубай районының ничек төзекләнүен, матураюын билгеләп үтте. Районның чәчәк атуын, киләчәктә шәһәр статусын бирелүен теләде.

Символик тасманы кисеп, кунаклар һәм аксубайлылар яр буен карап уздылар, аның матурлыгына сокландылар, бу төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекнең яраткан ял урынына әйләнүен, бирегә гаиләләре белән ял итәргә киләчәкләрен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев