Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда - район Спартакиадасы

Аксубайда ХХVII район спартакиадасы узды.

 Район ярышларының тантаналы ачылышы үзәк мәйданда узды. Биредә район предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре вәкилләре җыелган иде. Спорт бәйрәмен район башлыгы Камил Гилманов ачты. 

- Физкультура һәм спортны үстерү өчен бездә бик күп эшләр башкарыла, – дип билгеләп үтте ул. – Бу өлкәгә салынган зур акчалар үзен тормыш сыйфатын күтәрү, өлкән кешеләрнең, яшьләрнең, укучыларның сәламәтлеген ныгыту белән аклый. Алга таба да бу юнәлештә зур планнарыбыз бар. 

Спартакиада шартлары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канәфин таныштырды. 2019 елгы Спартакиада программасына аркан тарту, гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол һәм йөзү төрләре керде. Төрле спорт төрләре буенча ярышларны районның танылган спортчылары һәм тренерлары кергән  компетентлы судьялар хөкем итте.

Аркан тарту аеруча  эмоциональ рәвештә узды. «Дельфин» бассейны территориясендә бик күп ир-атлар җыелган, аларның дәртле тавышлары ерактан ук ишетелеп торды. Ярышларда катнашучылар да, җанатарлар да хис-кичерешләрен яшермәделәр. Көрәш бик киеренке һәм мавыктыргыч булды.  Нәтиҗәдә, Иске Ибрай авыл җирлеге вәкилләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен артта калдырып, җиңүче булдылар. «Татавтодор» оешмасы вәкилләре – өченче призер. 

Бассейнда узган  су ярышларында  25 метрлы эстафетада  (32, 06 секунд) беренче булып финишка ДЮСШ вәкилләре Виктор Белов һәм Анна Галочкина килде.  Икенче урында газ участогы (Полина Челышева һәм Илсаф Хәмидуллин), өченче – Иске Ильдеряк авыл җирлеге (Сергей һәм Ангелина Кириллиннар).
«Юность» универсаль спорт залы теннис, спортның көч төрләре һәм футбол сөючеләрне кабул итте.

Ир – атлар арасында гер спорты буенча Рәис Бикушев (мәгариф бүлеге) – беренче, Мансур Миңнегулов (Иске Ибрай авыл җирлеге) – икенче, Валерий Сулбаев («Яшьлек» УСЗ) өченче призер булды. Хатын-кызлар арасында Шәрбәннән Солтания Мингалимова лидерлыкка чыкты, икенче урынга Зоя Шихранова (мәгариф бүлеге), өченче урынга Зинаида Краснова (Иске Ильдеряк авыл җирлеге) чыкты.

Армспорт буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 – Алмаз Исламов (мәгариф бүлеге), 2 – Петр Лукин (газ участогы), 3 – Валерий Сулбаев («Юность» УСЗ); хатын-кызлар арасында: 1-Зоя Шихранова, Гөлкәй Хәсәншина (Иске Ибрай авыл җирлеге), Зилә Хәмитова (УСЗ яшьлек»). Аксубай ДОСААФ тирәсенә районның иң яхшы атучылары җыелды. Иң югары нәтиҗәгә (25 балл) Марсель Ислямов иреште. Наил Вәлиуллин (ЦЗН) – икенче (24 балл), Алексей Маклаковта (Иске Ильдеряк авыл җирлеге) өченче нәтиҗә (23 балл).

Өстәл теннисы буенча: Регина Васильевада (ДЮСШ) – иң яхшы күрсәткеч, икенче урында – Надежда Сөләйманова (Иске Ильдеряк авыл җирлеге), өченчедә-Олеся  Иванова (мәгариф бүлеге). Ир-атлар арасында бәхәссез җиңүне Фәнис Низамов яулады,  районның танылган теннисчысы Александр Перепелкин – икенче булды, Николай Камбулов призерлар өчлеген япты.  

Район үзәгенең беренче һәм өченче мәктәпләрендә волейбол ярышлары бик күңелле узды. Нәтиҗәдә, ир-атлар командалары арасында оттырышсыз очрашулар Трудолюбово авыл җирлеге дружинасына спорт пьедесталының беренче баскычын алырга мөмкинлек бирде. Икенче урынга шәрбәнлеләр, өченче урынга  - Эчке эшләр бүлеге вәкилләре чыкты.

Хатын-кызлар командалары арасында ДЮСШ очко буенча биеклектә иде. Мәгариф бүлеге һәм Башкарма комитет волейболчылары үзара икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Мини-футбол буенча җиңүчеләр: 1 – балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы, 2 – мәгариф бүлеге, 3 - Иске Ибрай авыл җирлеге командасы.

Команда зачетында 50 хезмәткәр булган оешма һәм предприятиеләр арасында мәшгульлек үзәге җиңүче дип танылды, икенче һәм өченче призерлар – Совет, Башкарма комитет һәм газ участогы. 50 кешедән артык хезмәт коллективлары арасында балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе – беренче, икенче урында - мәгариф бүлеге, өченче урында - «Татавтодор». Авыл җирлекләре арасында беренче өч призлы урынны Иске Ибрай, Иске Ильдеряк авыллары һәм Шәрбән авыл җирлеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев