Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Созвездие - Йолдызлык» фестивален каршы алды

Бүген Аксубай районы эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ турын кабул итте.

"Созвездие - Йолдызлык" заманча эстрада сәнгате өлкәсендә зур фестиваль хәрәкәте булып тора, ул Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый.

Аксубай икенче тапкыр юбилей фестивален кабул итте. Бүген Аксубайга 1150 кеше җыйналды, алар 8 районнан: Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спас, Алексеевск һәм Чирмешән районнарыннан килде.

Социаль әһәмияткә ия булуын исәпкә алганда, талантлы балаларга һәм яшьләргә иҗади яктан үсәргә ярдәм итүче бу бәйге Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә зур танылу алды. Проект уникаль фестиваль хәрәкәте дип танылды, ул ЮНЕСКО бурычларына җавап бирә һәм үз эшен аның канаты астында алып бара.

Фестивальдә катнашучыларны Аксубай җирендә Аксубай муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, жюри рәисе, РФ һәм ТРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, жюри рәистәше «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Александрович Туманов сәламләделәр.

– «Йолдызлык» яшәсен, «Йолдызлык» безнең планета буйлап атласын һәм безгә бары тик йолдызлар гына алып килсен, – дип теләде Сергей Александров.

XX юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, шуңа күрә быелгысы елның аерымлылыгы шунда – катнашучылар тиешле тематикадагы номерларның берсен тәкъдим итәргә тиеш иде.

– Сез бүген безне каршы алган алкышлар – ул илебезне куркыныч фашист чумасыннан саклап калган каһарманнарыбыз хөрмәтенә яңгыраган алкышлар. Сез – ул үлемсез батырларның варислары. Без бүген кул чабып, матур һәм тыныч тормышта яшәвебезгә шатланабыз – бу ветераннар өчен зур бүләк, – дип сәламләде йолдызчыкларны Дмитрий Туманов.

Жюрига бүген 200дән артык номерны карарга туры килде. Аксубайны 250 дән артык катнашучы тәкъдим итте. Аксубай балалар сәнгать мәктәбе 25 номинациядә чыгыш ясады, ул җиде хореографик коллективны, өч вокал коллективын һәм вокалчыларны тәкъдим итте.

Аксубай район мәдәният йорты 10 номинациядә чыгыш ясады: «Дэнс-тайм» бию коллективы, өч вокаль ансамбль һәм алты солист.

Сайлап алу туры безнең aksubaevonews төркемендә Инстаграмм
челтәрендә трансляцияләнде.

«Созвездие-Йолдызлык» ның зональ этабы иртәгә, 15 мартта бәйрәм Гала-концерты белән тәмамланачак.

Сайлап алу турында җиңүчеләрне суперфиналга чакырачаклар, ул 12-16 апрель көннәрендә Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узачак.

Йомгаклау гала-концерты 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда төп призлар тапшырылачак һәм Гран-при ияләре игълан ителәчәк.

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев