Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яңа спорт мәйданчыгында беренче тупны Владимир Леонов кертте

Аксубай районында тагын бер спорт объекты пәйда булды.

Сөнчәле мәктәбе территориясендә универсаль баскетбол-волейбол спорт мәйданчыгы ачылды.

Әлеге спорт объекты «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча төзелгән.

Кызыл тасманы кисү хокукы район башлыгы Камил Гилмановка һәм спорт министры Владимир Леоновка бирелде.

Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, яңа спорт мәйданчыгы – республика җитәкчелеге һәм спорт министрлыгыннан безнең районга зур бүләк. Һәм бу безне спортта тагын да уңышлырак булу бурычын йөкли.

–Спорт район халкы өчен тормыш нормасына әверелә. Бездә ел саен 2-3 ачык спорт мәйданчыгы ачыла. Бассейн, спорт залы эшли. Безнең районда балалар футбол, волейбол, хоккей уйнап кына калмыйлар, шулай ук көрәш белән дә шөгыльләнәләр, безнең дөнья чемпионнарыбыз, билбау көрәше һәм милли көрәш буенча Россия ярышлары призерларыбыз бар, – дип искә алды министр белән сөйләшкәндә район башлыгы Камил Гилманов.

Спорт мәйданчыгы сыйфатына ТР спорт министры бәя бирде. Владимир Леонов тупны беренче ыргытудан ук кәрҗингә кертеп, яшь спортчыларны үзенең җитезлеге белән шаккатырды. Аларга да туп кертүе шулай ук җиңел булсын өчен баскетбол туплары бүләк итте.

– 20-30 ел элек, без мәктәптә укыган чакта, авылда шундый мәйданчык булуын күз алдына да китереп булмый иде. Бүген – бу чынбарлык, – дип билгеләп үтте Владимир Леонов. – Бүген без мәктәп бусагасын атлап кергән балаларга, белем – караңгылык түгел, ә яктылык дигәндә, сәламәт тәндә сәламәт рух булуын да истә тотарга тиеш. Якын-тирәдә урнашкан мәгариф һәм спорт тандемы һәркемгә яңа спорт мәйданчыгында вакытны лаеклы уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Синең өстеңдә спорт формасы гына булырга тиеш түгел, син үзең дә физик һәм спорт формасында да булырга тиеш.

Спорт мәйданчыгы төзелеше буенча сыйфатлы һәм оператив эш алып барганнары өчен район җитәкчелеге исеменнән «Татлизинг» ТР ГУП вәкилләре Руслан Әһлиуллин һәм Марина Богданова Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Ачылу тантанасыннан соң ниндидер секунд эчендә спорт мәйданчыгын яшь спортчылар тулыландырды. Алар командаларга бүленеп, волейбол уйный башладылар. Күзәтүчеләрнең берсе билгеләп үткәнчә, алар төзелешнең баш «инспекторлары» гына түгел, ә хәзер мәйданчык хуҗалары да.

– Һәр җирлектә спорт мәйданчыклары нәкъ менә уку процессын оештыру өчен яхшы ярдәм булып тора, – дип басым ясады район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев. – Укучылар спорт залларында гына түгел, ачык һавада да шөгыльләнәләр, бу сәламәтлек өчен икеләтә мөһим.

Районга сәфәре вакытында спорт министры төзелеп килүче тагын бер объект – Аксубайда футбол кырында булды.

Аны тапшыру октябрь аена билгеләнгән. Бу футболчылар өчен масштаблы мәйданчык булачак – футбол кырының күләме 7 мең квадрат метрдан артык. Биредә тулы куәтенә эш кайный – газон җәюгә әзерләнәләр, түшәм кайтарылган инде. Кыр футболчыларга күнегүләр үткәрү өчен генә түгел, район үзәгендә яшәүчеләргә дә хезмәт итәчәк. Төзелеш «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы буенча физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче гражданнарның өлешен арттыру, югары казанышлар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан алып барыла.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев