Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь армиячеләр слеты

Аксубай лицееның иң яхшы яшь армиячеләре "Яшь армия" төбәк бүлегенең II слетында катнаштылар. Ул "Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесы базасында үтте. Аксубай Яшь армиячеләр отрядын муниципаль штаб җитәкчесе Алексей Никитин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Идиятова...

Аксубай лицееның иң яхшы яшь армиячеләре "Яшь армия" төбәк бүлегенең II слетында катнаштылар.

Ул "Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесы базасында үтте. Аксубай Яшь армиячеләр отрядын муниципаль штаб җитәкчесе Алексей Никитин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Идиятова җитәкләде. "Татарстан скаутлары" иҗтимаги төбәк оешмасы вәкилләре балаларны диңгез төенчекләрен бәйләргә өйрәттеләр. Яшь армиячеләр шулай ук А.А. Леонов исемендәге "Антарктида 100" фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары белән очраштылар, парашютларны ачарга һәм җыярга өйрәнделәр, "Татарстан варислары союзы" оештырган интеллектуаль-танып белү уенында үзләренең тарих белемнәрен сынап карадылар. 17 декабрьдә Казан Кызыл Байраклы Югары танк училищесында яшь Ватанны саклаучыларга хәрби техника һәм кораллар күрсәтелде. "Яшь армия" кабинетында булу бәхете тәкъдим ителде, анда компьютер тренажерларыннан атып карарга мөмкин иде, ату кораллары, гомумгаскәр саклагыч тупланмалар, корал һәм кием капчыкларыннан торган күргәзмә оештырылган иде.

Бу вакытта параллель рәвештә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендә республика муниципаль районнарының тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчеләре урынбасарлары киңәшмәсе үтте.

Слет азагында "Россиягә дан!" тантаналы концерт күрсәтелде. Слетта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Советлар Союзы герое Борис Кузнецов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, "Татарстан Республикасы ветераннар берләшмәсе" Республика ветераннар (инвалидлар иҗтимаги оешмасы), "Россия ветераннары берләшмәсе" Бөтенроссия иҗтимаги оешмасы рәисе Әхат Юлашев мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев