Балалар бакчасына түләү арта
Яңа елдан балалар бакчасына ата-ана түләүләре кыйммәтләнә. Арту 8 процент, икенче төрле әйткәндә, 200-250 сум тәшкил итә. Түләү күләме бакчаның категориясе һәм эш режимына, гаиләдә балалар санына бәйле булачак. Мисалга, әгәр моңа кадәр 12 сәгатьлек эш режимындагы (5 көнлек) балалар бакчасына йөргән 5 яшьлек бала өчен 2691 сум түләргә туры...
Яңа елдан балалар бакчасына ата-ана түләүләре кыйммәтләнә.
Арту 8 процент, икенче төрле әйткәндә, 200-250 сум тәшкил итә. Түләү күләме бакчаның категориясе һәм эш режимына, гаиләдә балалар санына бәйле булачак. Мисалга, әгәр моңа кадәр 12 сәгатьлек эш режимындагы (5 көнлек) балалар бакчасына йөргән 5 яшьлек бала өчен 2691 сум түләргә туры килсә, гыйнвар аенда түләү 2912 сум тәшкил итәчәк. Аерма - 221 сум. Гомумүсеш тибындагы бакчага (безнең районда "Буратино" балалар бакчасы) 1 яшьтән 3 яшькәчә баланы йөрткән өчен 3431 сум түлисе була (2016 елда 3171 сум иде).
- Компенсация саклана, - дип аңлатма бирде мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина. - Беренче бала өчен федераль компенсация - ата-ана түләвенең уртача күләменнән 20 процент, икенчесе өчен - 50 процент, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен - 70 процент. Төбәк компенсациясе гаиләнең кеременә бәйле.
Мисалга, 2912 сум түләгәндә, һәр гаилә әгъзасына уртача керем 10 мең сумнан кимрәк икән, 1805,44 сум акчаны кире кайтарачаклар, (823,5 сумы - төбәкнеке, 981,94 сумы - федераль компенсация). Шул рәвешле, фактик чыгым 1106,56 сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев