Татьяна көне
Гыйнвар аенда шатлыкларга күмелгән, үзенчәлекле язгы кәеф бүләк иткән көн бар - ул Татьяна көне - Студентлар көне. Бу бер үк көнгә чиркәү әһелләре дә, студентлар да дәгъва белдергән тарихтагы бердәнбер очрактыр, мөгаен. Өстәвенә аны ике як та үзенчә кабул итә. Борынгы заманда Татьяна көне - Татиана Римская исемле, тормышында...
Гыйнвар аенда шатлыкларга күмелгән, үзенчәлекле язгы кәеф бүләк иткән көн бар - ул Татьяна көне - Студентлар көне.
Бу бер үк көнгә чиркәү әһелләре дә, студентлар да дәгъва белдергән тарихтагы бердәнбер очрактыр, мөгаен. Өстәвенә аны ике як та үзенчә кабул итә.
Борынгы заманда Татьяна көне - Татиана Римская исемле, тормышында зур җәфа һәм газапларга дучар ителгән каһарман хатын-кызны искә алу уңаеннан үткәрелгән. Һәм менә 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турында Указга кул куйгач, «Татьяна көне» университетның туган көне буларак бәйрәм ителә башлый, ә Татиана Римская исә барлык студентларны яклаучы изге буларак санала башлый. 2005 елдан башлап 25 гыйнвар рәсми рәвештә «Татьяна көне», ягъни Россия студентлары көне, дип игълан ителә.
Татьяна көне ул студент булган һәр кешенең күңелендә йөргән яшьлек бәйрәмнәренең берсе.
Фото: telegraf.com.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев