Янгын  иминлеге көне
Яңалыклар

Янгын иминлеге көне

"Мадагаскар" мәктәп яны лагерендә Янгын иминлеге көне узды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә янгын иминлеге кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр, янгынны сүндерү чаралары турында сөйләделәр. Кызларга һәм малайларга тематик буклетлар тәкъдим ителде һәм янгын хезмәте телефонын онытмаска дигән киңәш тә бирелде. Аннан соң отрядта...

"Мадагаскар" мәктәп яны лагерендә Янгын иминлеге көне узды.

Тәрбиячеләр балалар белән бергә янгын иминлеге кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр, янгынны сүндерү чаралары турында сөйләделәр. Кызларга һәм малайларга тематик буклетлар тәкъдим ителде һәм янгын хезмәте телефонын онытмаска дигән киңәш тә бирелде. Аннан соң отрядта "01 әзерлеге" чарасы үтте. Уен формасында балалар янгын иминлеге кагыйдәләрен исләрендә калдырдылар. Төштән соң янгын вакытындагы эвакуациягә бәйле укулар уздырылды.

Нет комментариев