Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сыйныф сәгате радиоалгычка багышланды

Яңа Кармәт башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгатенең темасы Россия галиме Александр Степанович Попов уйлап тапкан беренче радиоалгыч булды.

Балалар укытучының 123 ел элек, 1900 елның февралендә дөньяда беренче булып диңгездәге бәла-каза турында хәбәр иткән радиосигнал турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Алар моңа кадәр биш ел элек, 1895 елның 7 маенда Александр Попов Рус физика-химия җәмгыяте утырышында электромагнит дулкыннарын теркәү өчен билгеләнгән “грозоотметчик” дип аталган приборны тәкъдим итүе турында белделәр.
Бу җайланма дөньяда беренче чыбыксыз телеграфия аппараты яки, икенче төрле әйткәндә, радиоалгыч була. 1897 елда аның ярдәмендә Попов яр белән хәрби судно арасында хәбәрләр кабул итү һәм тапшыруны гамәлгә ашырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев