Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә
Яңалыклар

Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә

Кичә Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләренә багышланган кичә узды.

– Әдәбият сугыш елларында шулай ук фашизмга каршы көрәштә хезмәт иткән, – дигән сүзләр яңгырады әдәби сәгатьтә. – Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Ш. Мөдәррис, С.Баталлның патриотик шигырьләре, К.Нәҗми, Г. Бәширов, И. Гази, Х.Усманов, Ф. Хөсни, Ә.Әбсәлямов, А.Шамов хикәяләре һәм очереклары, Т.Гыйззәт, Р.Ишморат, Н.Исәнбәт, М.Әмир пьесалары сугыш елларының әбәди елъязмасына әверелде, чөнки аларда үзләре фронтта катнашкан кешеләр язган сугыш турындагы дөреслек бар.

Күп кенә татар язучылары һәм шагыйрьләре сугышларда катнашканнар, аларның 29ы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Фото: мәктәп архивыннан


Нет комментариев