Техника белән һәр малай мавыга. Алар бала чактан ук техника белән кызыксыналар, уенчык машиналарны сүтеп җыялар. Бераз үсә төшкәч велосипед, мотоцикллар белән кызыксыналар. Менә шул рәвешле алар үзләре өчен техниканың катлаулы дөньясын ачалар. Яңа Үзи авылыннан Марсель Гыйззәтуллин да шундыйларның берсе. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул механиканы җиңел үзләштерә. Хезмәт сөючәнлеге...
Техника белән һәр малай мавыга.
Алар бала чактан ук техника белән кызыксыналар, уенчык машиналарны сүтеп җыялар. Бераз үсә төшкәч велосипед, мотоцикллар белән кызыксыналар. Менә шул рәвешле алар үзләре өчен техниканың катлаулы дөньясын ачалар. Яңа Үзи авылыннан Марсель Гыйззәтуллин да шундыйларның берсе. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул механиканы җиңел үзләштерә. Хезмәт сөючәнлеге аркасында Марсель, яшь булуына карамастан, катлаулы мотоциклларны да төзәтә хәтта.
-Без, малайлар, кечкенәдән мотицикллар белән "җенләндек", - дип сөйли яшь "Кулибин". - Җәйге каникуллар вакытында гараждан чыкмый идек. Аннан соң мин иске детальләрдән үземә мотоцикл җыя башладым. Аларны сынап, авыл урамнары буйлап йөрдем, бик тә кызык иде.
Яңа Үзи мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлагач, Марсель Аксубай универсаль технологияләр техникумына укырга керә. Хәзер 3 нче ел инде эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Техникумда уку егеткә яңа перспективалар ача. Ул техниканы үзгәртеп кору белән шөгыльләнә башлый. Марсель мотоблок ясый. Аның өчен узеллар һәм детальләрне иске машиналардан, агрегатлардан җыя. Кирәк җирдә үзе эретеп ябыштыра, чөнки хәзер ул бу һөнәрнең остасы инде. Егетнең камилләштерелгән, күппрофильле мототранспорты пәйда була. Ул берничә төр авыл хуҗалыгы эшләре өчен яраклы. Мотоблок белән сөрергә, культивация ясарга, чәчәргә, утыртырга мөмкин. Моңа өстәп аңардан, йөк ташучы автотранспорт, бульдозер буларак та файдаланырга мөмкин. Узган елда ул бу техниканы үзенең бакчасында сынап караган. Үз хезмәте белән яшелчәләр үстерә, күршеләренә дә ярдәм итәргә онытмый.
Яшьтән үк язмыш аңа сынаулар бирә, ул ялгыз яши. Тик шуңа карамастан чын хуҗаларча тормыш алып бара, умарталар да тота.
-Марсель Гыйззәтуллин сәләтле егет, - дип сөйли Яңа Үзи авыл мәдәният йорты директоры Алим Идиятуллин. - Ул сәхнәне дә ярата, үзешчән сәнгатьтә катнаша, гитарада уйный, җырлый. Безнең коллективта аңа зур өметләр баглыйлар.
Күптән түгел, Марсель район үзәгендә оештырылган үз куллары белән ясалган авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсендә катнашты. Өлкән осталар ул ясаган мотоблокка зур бәя бирделәр.
Нет комментариев