Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Тимошкино бадминтончылары үзләренең осталыкларын расладылар

Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында “Бадминтон – Аксубай районының өмете – 2023” бадминтон буенча район ярышлары узды.

Ярыш әлеге спорт төрен яратучыларны җыйды. Күп кенә укучылар нәкъ менә аны секунд эчендә дөрес эш итәргә кирәк булган тизлек аркасында өстен күрәләр. Моннан тыш, бадминтон хәрәкәтләр координациясе яхшырта, күнекмәләр алуга һәм ихтыяр сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә, һәм ул уенчыны үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә районда аның тарафдарлары арта бара, бездә барысы өчн дә үрнәк – йөзләгән малай һәм кызларның кумиры булган бадминтончы Никита Мулеев бар.
Мәйданчыкта очрашулар кискен көрәштә узды, укучылар иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтергә омтылдылар. Нәтиҗәдә, кызлар һәм егетләр арасында өч призлы урынны да Иске Тимошкино мәктәбеннән Владислав Мулеев яулды.
Кызлар арасында призлы урыннарны Эльвина Мулеева, Злата Мулеева һәм Екатерина Власова үзара бүлештеләр. Егетләр арасында турнир таблицасында беренче урынны – Владимир Ястребов, икенче урынны – Руслан Пименов, өченче урынны Станислав Иванов алды. Гомумкоманда зачетында: I урынга – Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, II урынга – 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе, (җитәкчесе Зоя Шихранова), III урынга Чуаш Енорускиносы урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре (җитәкчесе Сергей Богданов) чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев