Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Кармәттә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Хәсән Туфанның кече ватанында яшәүчеләр ял көнен кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрделәр.

Бөтен халык авыл үзәгендә җыелды. Өстәл өстендә самавыр чыжлап утырды, табада телне йотарлык тәмле коймаклар пеште. Әкият геройлары «Нәүрүзбикә» (Ирина Ишаева) һәм «Шүрәле» (Наталья Муртазина) халыкның күңелен күтәрделәр. Авыл халкы бергәләп рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачты.
Искекармәтлеләрне халык бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов котлады, барысына да сәламәтлек, авылның чәчәк атуын һәм елның уңышлы килүен теләде.
Газинур Гыйззәтуллин мәдәни чараның музыкаль өлешен тәэмин итте.
Бәйрәм тантанасында катнашучыларны Анатолий Ильмеников кайнар чәй, Гөлназ Гайнатуллина һәм Ирина Архипова коймаклар белән сыйладылар, бәйрәмне алып баручы Такъзимә Низамова тәмле ботка тәкъдим итте.
“Нәүрүз” – тынычлык, игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Барысы да “Бөтен җирдә тынычлык булсын”, – дип теләделәр.
                                                                                                                                                                                               Фото: Хәсән Туфан музей-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев