«Юность» спорт залында волейбол буенча кече яшь категориясе (2011-2012 елгы кызлар) арасында спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урынны Иске Ибрай мәктәбе командасы яулады. Савгач урта мәктәбенең волейбол дружинасы көмеш призер булды, Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе спортчылары бронза яулады.
Хөкемдарлар коллегиясе ярышларда иң нәтиҗәле катнашучыларны билгеләде. Иң яхшы уенчы булып – Инзилә Срурова (Иске Ибрай), иң яхшы һөҗүмче булып – Лия Тимофеева (Савгач), иң яхшы яклаучы булып Ремира Сафина (1нче Аксубай мәктәбе) танылдылар.
Нет комментариев