Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланды
Яңалыклар

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланды

Яңа Дума төп мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы бара.

Ул “Күңелле стартлар” гомуммәктәп уеннары белән башланып китте.
– Безнең мәктәпнең тәрбия эшчәнлегендә төп максатларның берсе – укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлары тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыру өчен гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар системалы рәвештә оештырыла. Мәктәп укучылары белән тәрбия эшендә һәр чара мөһим, чөнки аларның һәркайсы – районның, авылның җанлы тарихы белән бәйле, – ди мәктәп җитәкчесе Энҗе Хәйретдинова. – Безнең ветераннар белән очрашулар аеруча мөһим. Аларның үткәннәре турында сөйләгәннәре мәктәп укучыларының гражданлык һәм әхлакый үсешенә ярдәм итә.


Нет комментариев