Авыл мәктәбендә парламент дәресе
Яңалыклар

Авыл мәктәбендә парламент дәресе

Иске Кармәт башлангыч мәктәбендә “Без – Россия гражданнары” дигән парламент дәресе узды.

– Балага патриотизм хисе кечкенә чактан салына, һәм укытучының бурычы – ул вакытны күздән ычкындырмау, – дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Парфенова. – Нәкъ менә башлангыч сыйныфларда актив гражданлык позициясе формалаша да инде.
Мөгаллим дәрестә Россия Федерациясенең Дәүләт төзелеше һәм дәүләт символлары турында мөһим танып белү һәм мавыктыргыч мәгълүмат турында сөйләде, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларны Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.


Нет комментариев