Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Фонтан янындагы мәйданда укучылар, аларның педагоглары район җитәкчелеге, дин әһелләре, ветераннар хәрәкәте активистлары җыелды. Митингта катнашучылар террорчылык акты вакытында вафат булган бесланлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

– 186 һәлак булган бала – безнең йөрәкләрдә, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Беслан шәһәрендә һәлак булган корбаннарны искә алу безнең йөрәкләрдә мәңгегә саклансын. Бүген барыбыз бергә “Терроризмга –ЮК!” дип, әйтик һәм аңа юл куймыйк. Һәрберебез үз урыныбызда – мәктәптә укуы, хезмәт урынында эше белән мондый хәл килеп чыкмасын өчен барысын да эшләргә тиеш.

Әлеге чараны алып баручы Татьяна Семенова балаларга Бесланда мәктәп бәйрәмендә катнашучыларның ничек террорчылар кулына эләгүләре турында искә төшерде.

– Без терроризмга каршы тору ниятендә бердәм. Мондый хәл кабатланмасын өчен безгә бердәм, уяу булырга кирәк, – диде ул. – Тормышның һәр минутын бәяли белергә кирәк.

Митингта катнашучылар алдында Иске Ибрай мәчете имамы Равил хәзрәт Камалетдинов чыгыш ясады.

– Чын күңелдән сезгә тыныч күк йөзе телим һәм без беркайчан да үзебездә терроризмның нәрсә икәнен тоймасак иде, – диде район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова. – Тирә-юньдә булган вакыйгаларга игътибарлы, уяу булырга, үзеңнең катнашуың мөһим булганда, беркайчан да читтә калмаска кирәк.

Беслан фаҗигасенең гаепсез корбаннары истәлеген саклау турында ”Ватанга хезмәт итәм” ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы исеменнән Алексей Бобов сөйләде.

Мәктәптә тоткынлыкта калган шәһәр кешеләре өчен бер тамчы су тормыш дәвамы булып тора. «Тормыш тамчысы» акциясе истәлекле мизгел белән тәмамланды. Укучылар ул фаҗигале көннәрне искә алып һәм безнең арада булмаган кешеләр белән су бүлешү теләген гәүдәләндереп, уч төпләренә фонтаннан су җыйдылар һәм чәчәк түтәлләренә сиптеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев