Аксубайда бөтен республикадан яшь футболчылар ярыша
Яңалыклар

Аксубайда бөтен республикадан яшь футболчылар ярыша

«Юность» УСЗда 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы старт алды.

Ярышка республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан унбер команда җыелды. Алар – Казанның ике «Олимпиец» һәм «Академия», «Иман» (Актаныш), «Апас» (Апас) «Торнадо» (Арча), «Интер» (Кукмара), «Кама» (Лаеш), «Строитель» (Яр Чаллы), «Спутник» (Әгерҗе), 2нче мәктәп (Бөгелмә) һәм мәйданчык хуҗалары – «Аксу» командалары.
Бүген безнең район командасы Кукмара һәм Бөгелмә футбол дружиналары (16:30 һәм 17:40), иртәгә 14:15 сәгатьтә Әгерҗе командасы һәм 15:50 сәгатьтә Казанның «Академия» командасы белән очрашачак. Футболчыларыбызга уңышлар телибез.


Нет комментариев