Аксубай ветераннарын Май чабу бәйрәме белән Казан студентлары котладылар
Яңалыклар

Аксубай ветераннарын Май чабу бәйрәме белән Казан студентлары котладылар

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Май чабу бәйрәмен социаль учреждение хезмәткәрләре белән берлектә Казанның «Буран» кар десанты волонтерлары оештырдылар.

Яшьләр ветераннар белән күңелле аралаштылар. Алар социаль хезмәт алучыларны дәртле биюләр, җырлар белән сөендерделәр, күңел ачу уеннарына һәм интеллектуаль бәйгеләргә җәлеп иттеләр. Волонтерлар интернат халкы белән әйлән-бәйләнгә бастылар, барлык катнашучыларны чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Өлкән буын вәкилләре студентларның игътибарына чын күңелдән шатландылар, ихлас рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.


Нет комментариев