Аксубай сугышчы-ветераннары мәктәп укучылары янында кунакта булдылар
Яңалыклар

Аксубай сугышчы-ветераннары мәктәп укучылары янында кунакта булдылар

Савгач урта мәктәбендә «Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар хәрәкәте вәкилләре белән патриотик сәгать узды.

Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга чик гаскәрләре ветераннары Владимир Семенов, Юрий Степанов һәм кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Сергей Леонтьев килделәр. Патриотик сәгатьне ТИН укытучысы Анатолий Охотников оештырды.
Укучылар чик сакчыларының армиядә хезмәт итү көннәре, сугышчан кардәшлек, яшьтән хәрби бурычка әзерләүнең мөһимлеге турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар Сергей Леонтьев сөйләгәнне аеруча дулкынланып кабул иттеләр. Ул Савгач урта мәктәбендә белем алган, Казан мәдәният институтын тәмамлаган, музыкаль сәләтле кеше – берничә музыка коралында уйный, җырлый. Эчке эшләр бүлегендә эшләгән,Чечен Республикасында өч тапкыр командировкада булган. Ул бүген дә Ватанга хезмәт итә. Укучылар аңа Россия солдатларының батырлыклары, хәрби көнкүреш, армиядәге мөнәсәбәтләр, дисциплина турында сораулар бирделәр. Укучылар бик күп яңалыклар белделәр һәм ветеран-якташлар белән очрашудан зур тәэсирләр алдылар.
Фото: Савгач урта мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев